Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:34

Клинтон: азык-төлеккә яңа кризисны булдырмый калырга кирәк


Азык-төлек җитмәү һәм ризыкларга бәйләрнең арта баруы дөньяның күп кенә илләрендә тотрыксызлык китереп чыгарырга мөмкин. Бу хакта бүген Римда узган БМОның азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмалары утырышында Кушма Штатллар дәүләт секретаре Һиллари Клинтон берлдерде.

Клинтон фикеренчә, 2007-2008 еллардагы кебек азык-төлек кризисы сәбәпле, үсеш алучы илләрдәге протест чаралары кабатланмасын өчен дөнья җәмәгатьчелеге кичекмәс чаралар күрергә тиеш.

БМО мәгълүматларына караганда, дөньяда азык-төлеккә бәяләр арту нәтиҗәсендә, узган елның июнь аеннан 44 миллион кеше фәкыйрьлек дәрәҗәсенә төшкән.

XS
SM
MD
LG