Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия шәһәрләрендә меңнәрчә кешеләр кабат протест чарасында катнаша


Бүген Сүриядә меңнәчрә кеше хөкүмәткә каршы протест чараларына чыкты.

Сүрия башкаласы Дәмәшкнең берничә районында, шулай ук Банияс һәм Хомс шәһәрләрендә халык ризасызлык белдереп чыгыш ясаган. Reuters хәбәр итүенчә, Дәмәшктә оппозиция җитәкчеләренең берсе Риад Сәйф кулга алынган.

Соңгы вакытта каршылык чаралары аеруча да көчле узган Дераа шәһәрендә хакимиятнең чыгару вәгъдәсенә карамастан, урамнар элеккечә хәрбиләр тарафыннан контрольдә тотыла.

Протест чаралары барышында Дәраада ким дигәндә 600 оппозиция тарафдары тоткарланган. Гомум Сүриядә бу сан өч меңгә якын.

Ай ярым дәверендә барган каршылык чарасында протест белдерүчеләр һәм иминлек көчләре арасындагы бәрешләрдә 560лап кеше үлде.
XS
SM
MD
LG