Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаклар Феодосия юлында тәре урнаштырды


4 май көнне Кырымның Феодосия-Джанкой юлында Береговое авыл шурасы җирендә Кырым казаклары рөхсәтсез тәре урнаштырды. Алар моны Җиңү һәм Пасха бәйрәме уңаеннан куюларын аңлата. Кырымтатарлар моңа каршы.


Башта бу тәре 6 майда куелырга планлаштырылган, ләкин кырымтатарлар моңа каршы чыгарга җыенганнарын белгәч, акцияне оештыручылар тәрене 4 май көнне куярга булган. Бу гамәлгә каршы булган җирле мөселман җәмгыяте, кырымтатарлар, җирле мәҗлес активистлары тәренең канунсыз урнаштырылуын әйтеп һәм алынуын таләп итеп тәре куелган урынга килгәннәр.

Төрле униформаларга киенгән казаклар аларга каршы торган. Чарада катнашкан җирле чиркәү атакае Михаил тәренең канунсыз куелганын таный. «Без кирәкле кәгазьләрне вакытында җыя алмадык», ди ул.

Кырымтатарлар һәм казаклар җыелган урынга Феодосия шәһәре мэры Александр Бартенев та килеп җиткән. Ул: «Тәре канунсыз куелды, без Министрлар шурасына юлланган хатларыбызга җавап көтәбез, тәре алынырга тиеш, мин шәһәр шурасында диннәрара шураны җыеп сөйләштем. Без бу мәсьәлә буенча карар алмастан ук, казакларга тәрене алырга куштык. Бу минем һәм прокурорның да фикере. Әгәр дә тәре алынмаса, без мәхкәмәгә гариза язачакбыз, ә мәхкәмә, һичшиксез, тәрене алу хакында карар чыгарачактыр, чөнки тәре канунсыз куелган», диде.

Тәре сугышы Кырымда 2000 елда башланып, киң җәелгән иде. Кырым юлларында ул заманда урынлы-урынсыз тәреләр куела башлады, Кырым православиянең бишеге дигән пропаганда башланды. Хәтта Кырым ярымутравының дүрт ягына куелган зур тәреләр бүген дә тора. Бу чаралар кырымтатарларның каршылык акцияләренә һәм ул вакытта тәреләрне җимерү очракларына китергән иде.

Ул вакытта Кырым хөкүмәте тәре урнаштыру мәсьәләсендә соңгы карарны Министрлар шурасы бирәчәк дигән иде. Шул сәбәпле, ул заманда Кырымда тәреләрне урнаштыру анархиясе әзрәк туктатылган иде.

Бу карарга бүгенге Кырымның яңа хакимияте әһәмият итәрме-юкмы, билгесез.

Феодосиядә килеп чыккан тәре низагын кырымтатарлар 18 май кырымтатарларның сөргенгә сөрелгән көнне үткәрелә торган матәм чаралары алдыннан ясалган провокация дип исәплиләр.

Кырым мөселманнары мөфтие хаҗи Эмирали Әблаев Феодосиядәге хәл турында Мәскәү патриархатына караган Кырым митрополиты Лазарь белән телефон аша сөйләшкән. «Сез тәрене урнаштырырга әмер бирдегезме?», дип сораган мөфти. Лазарь: «Мин әмер дә, рөхсәт тә бирмәдем. Без тәреләрне зиратларда һәм чиркәүләрдә урнаштыра алабыз», дигән.

Шул сәбәптән, Эмирали Әблаев куелган тәре провокациядер дип исәпли. «Узган ел матәм чаралары алдыннан мөселман зиратларына хыянәтлек кылдылар, быел тәреләр урнаштыралар», диде ул.

Феодосия регионы кырымтатарлары 6 май көнне җирле мәчеттә җомга намазына бөтен мөселманнарны чакыра. Намаздан соң алар тәре куелган урынга барырга планлаштыра.

Казаклар җәмгыяте исә тәре янында чатыр куеп, тәрене сакларга җыена.

2006 елда Феодосиядә Андрей Первозванныйга һәйкәл шәһәр керешендә куелган иде. Кырымтатарларның каршылыгы нәтиҗәсендә бу һәйкәл юлдан алынып, шәһәрнең бер урамында куелды. Соңгы елларда Феодосиядә берничә тәре урнаштырылган иде.

XS
SM
MD
LG