Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:40

Адвокат Станислав Маркелов һәм журналист Анастасия Бабурованы үтерүдә гаепләнгән Никита Тихоновка гомерлек төрмә карары чыгарылды. Аңа ярдәм иткән Евгения Хасис 18 елга колониягә хөкем ителде.

Никита Тихонов һәм Евгения Хасиска гаепләү карарын Мәскәү мәхкәмәсе чыгарды. Элегрәк җәмәгать утырышчылары аларны гаепле дип тапкан иде һәм җомга көнге карар шуңа нигезләнеп чыгарылды.

Мәхкәмә утырышлары барышында Тихонов һәм Хасис битләрен каплаган башлык киеп чыкса, соңгы вакытларда алар инде йөзләрен яшерми башлады.

Үтәмилләтчел карашлы Тихонов һәм аның никахланмаган хатыны Хасис карар укылганда кулга-кул тотынып торды. Һәм Newsrucom язуынча, гаепләү карарын ишеткәч Хасис хәтта көлеп куеп, хөкемдарга тупас җаваплар кайтарган. Ә Тихонов сакчылар артыннан чыгып киткәндә, мәхкәмәгә килгән дусларына мөрәҗәгать итеп: “Без әле алдарак чыгачакбыз”, дип кычкырып калган.

Тихонов һәм Хасисны яклаучы адвокатлар бу карарны кире шикаять итәчәген әйтте. Тихоновның адвокаты Александр Васильев карарны канунсыз һәм нигезсез дип саный. Һәм әгәр ул үз көчендә калса, Страсбург мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәген белдерде.

Әйтергә кирәк, Васильев нәкъ үтәмилләтчеләрне яклаучы адвокат. Һәм элегрәк Хасис бу эштә аны нәкъ Васильев яклавын таләп иткән иде.

Тихонов өендә корал һәм ялган документлар табыла

Үтерелгән Станислав Маркелов исә киресенчә үтәмилләтчеләргә каршы мәхкәмә эшләрендә катнашып килде. Хәтта аңа һөҗүм булган көнне дә ул Чечняда Кунгаевлар гаиләсенең мәнфәгатьләрен яклау эшенә бәйле матбугат очрашуында катнашты.

Нәкъ әлеге чарадан чыкканда ул көпә-көндез Мәскәү үзәгендә атып үтерелә. Шунда ук Маркеловтан әңгәмә алырга дип аның янында барган “Новая газета”ның штаттан тыш хәбәрчесе Анастасия Бабуровага да аталар. Бу хәл 2009 елның гыйнвар аенда була.

Тихонов исә 2006 елны антифашист Александр Рюхинны да үтерүдә шикләнелгәннәр исемлегендә була һәм шуңа аның эзенә тиз төшәләр. Нәтиҗәдә тикшерү Никита Тихонов җинаятьне башкаручы, ә Евгения Хасис адвокат Станислав Маркелов артыннан күзәтеп торучы булган дип тапты. Бабурованы исә җинаятьчене танырга мөмкин дип уйлап үтерүләре әйтелде.

Күзләү офицеры улы, Мәскәү дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган Тихоновның өендә нәкъ Маркелов белән Бабуровага аткан корал һәм ялган документлар да табылды.

Аларның икесенең дә элек “Рус милләтчеләре берлеге” (РНЕ) оешмасына керүе әйтелә. Белгечләр исә Тихонов Маркеловны нәкъ шул үтәмилләтчеләргә каршы мәхкәмә эшләре алып барган өчен үтергән дип бара.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG