Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:13

Пакстанның элекке президенты: АКШ Пакстан суверенитетын бозды


Пакстанның элекке президенты Пәрвәз Мөшәррәф “Әл Каидә” җитәкчесе Осама бин Ладенга каршы чара вакытында ил суверенитетын бозган өчен Кушма Штатларга тәнкыйть белдерде.

Аның сүзләренчә, “тынычлык яратучы кешеләр” бин Ладен үлеменә шат, әмма Пакстан үз суверенитетының бозылуы белән килешә алмый.

Шул ук вакытта Пакстанның элекке җитәкчесе террорчылыкны юк итү өчен Кушма Штатлар һәм Пакстан бергә эшләргә тиеш дип белдерде.

Осама бин Ладен американ махсус хезмәтләре чарасы вакытында 1 май көнне пакстанда үтерелде.

XS
SM
MD
LG