Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстан көньягында талиплар һөҗүмендә ким дигәндә 12 кеше җәрәхәтләнгән


Әфганстан көньягындагы Кандаһар шәһәрендә талипларның хөкүмәт биналарына һөҗүме нәтиҗәсендә ким дигәндә 12 кеше үлгән. Бу хакта шәһәрдәге төп хастаханә җитәкчелеге белдерде.

France-Press агентлыгы Кандаһар вилаяте идарәсе вәкиле Залмая Аюбига нигезләнеп бүген шәһәрдә ун шартлау булуын хәбәр итә. Шуның алтысы интихарчы тарафыннан башкарылган.

Апрель азагында Кандаһар төрмәсеннән 500гә якын тоткын качкан иде. Алар арасында талиплар тарафдарлары да булуы әйтелә.
XS
SM
MD
LG