Accessibility links

Кайнар хәбәр

Канн кино фестивалендә тоткындагы Иран режиссерлары фильмнары күрсәтеләчәк


Каннда узачак кино фестивале программасына быел ике Иран режиссеры – Җәфар Панаһи һәм Мөхәммәт Рәсулов фильмнары да кертеләчәк. Бу режиссерлар президент сайлавыннан соң 2009 елның июнендә хөкүмәткә каршы чарада катнашканнары өчен алты елга төрмәгә хөкем ителде.

Панаһиның «Бу фильм түгел» дигән әсәре рәсми программага кетеләчәк һәм аны 20 май көнне күрсәтәчәкләр. Ә Рәсуловның «Сау булыгыз» дигән фильмы 14 майда тәкъдим ителәчәк. Фестивальне оештыручыларның бүгенге белдерүендә исә әлеге ике фильмның да алар кулына бары берничә көн элек кенә керүе әйтелә.

Элегрәк Канн фестивалендә батырлык һәм фикер иреклеге өчен Панаһига Француз кинематографистлар берлеге бүләге биреләчәге хәбәр ителде.
XS
SM
MD
LG