Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Гомумрусия халык фронтын оештыру турында сөйләшәчәк


Русия премьер-министры Владимир Путин бүген Гомумрусия халык фронтын оештыру идеясы турында сөйләшү өчен «Бердәм Русия» партиясе җитәкчелеге һәм иҗтимагый оешма вәкилләре белән очрашачак.

Премьер фикеренчә, халык фронты декабрьдә узачак Дәүләт Думасына сайлауга әзерлек вакытында «Бердәм Русия» партиясе, башка фиркаләр һәм иҗтимагый оешмаларны берләштерә алыр иде.

«Гадел Русия», «Яблоко», ЛДПР һәм Коммунистлар партиясе инде бу берләшүдә катнашудан баш тартты.

Иң беренчеләрдән булып «Халык фронты»на «Русия хатын-кызлары берлеге» керергә әзерлеген белдерде.
XS
SM
MD
LG