Accessibility links

Шагыйрь Шәүкәт Галиев вафат


Шәүкәт Галиев
Шәүкәт Галиев

7 май көнне 83 яшендә шагыйрь Шәүкәт Галиев вафат булды. Аның белән хушлашу якшәмбе көнне Казанның Г.Камал театрында булачак.

Танылган татар шагыйре, балалар язучысы, Габдулла Тукай дәүләт бүләге, Абдулла Алиш исемендәге премия иясе, Андерсен халыкара бүләгенә лаек булган Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев (Шәүкәт Галиевич Идиятуллин) 1928 елның 20 ноябрендә Апас районының Бакырчы авылында туган.

Сугыш вакытында ул туган авылында колхозда эшләгән, аннары Кайбыч район газетасы җаваплы сәркатибе, баш мөхәррир вазифаларын башкарган. Соңрак “Чаян” журналына бүлек мөдире итеп билгеләнгән, ә 70нче елларда Татар китап нәшриятында матур әдәбият редакциясен җитәкләгән.

Әдәбият өлкәсенә Шәүкәт Галиев Икенче дөнья сугышыннан соң килә. 1948 елдан республика басмаларында аның шигырьләре басыла башлый. Шагыйрь үз иҗатында юморга зур урын бирә һәм ул шаян шигырьләр язучы шагыйрь буларак танылып китә.

Хәтта кайбер бик җитди мәсьәләләрне дә ул нечкә юмор белән җиңел итеп җиткерә ала. Аеруча да бу балалар өчен язылган шигырьләрдә ачык чагыла.

Аның иҗатында балалар шигырьләре аеруча да зур урынны били. Хәтта төп урынны алып тора дип әйтергә була. Шәүкәт Галиев нәниләр психологиясенә үтемле булган күп кенә шаян шигырьләр язып калдыра. Шагыйрьнең әдәбиятка керткән өлеше бик югары бәяләнә. Ул шактый гына әдәби бүләкләргә ия була.
XS
SM
MD
LG