Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тунис башкаласында комендант сәгате кертелгән


Тунис башкаласы Тунис шәһәрендә төнге вакытка комендант сәгате кертелгән.

Хакимият бу чара ярдәмендә соңгы вакытта арта барган көч куллану һәм угрылыкны юк итәргә уйлый.

Соңгы вакытта Туниста кабат протест чаралары башланды. Анда катнашучылар гыйнвар аенда үз вазифасыннан куылган президент Бән Али урынына хакимияткә килгән вакытлы хөкүмәтнең җитәкчелектән китүен таләп итәләр.
XS
SM
MD
LG