Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанлылар ярминкәгә ашыга


Бу көннәрдә Казанның ярминкә үзәгендә үзенчәлекле күргәзмә үтә. Казан халкы гөл, чәчәк, үсентеләр, бакча кирәк-яраклары алыр өчен монда килә. Әлеге ярминкәдә алу-сату итүче казанлылар фикерләрен тәкъдим итәбез.

- Без кыярны, борычны, помидорны каплап үстерәбез. Кышка тозлап куябыз. Үзебезгә дә, туганнарга да җитә. Җиребез күп. Шулай ук бәрәңге утыртабыз. Чәчәкләр үстерәбез. Файдасы бик күп. Әмма сату белән шөгыльләнмибез.

- Быел әле бернәрсә дә утыртмадык. Җир әзер түгел ,юеш. Менә алмагач, чия алдык. Шуларны утыртырга җыенабыз.

- 15 ел буе үзебез үстергән җимешләр белән тукланып яшибез. Помидор, кыяр, кәбестә, баклажан, борыч, кишер, суган утыртабыз. Тормыш иптәшем белән икебез хезмәт куябыз. Балалар да ярдәм итә.

- Менә Санта һәм Рамус сортлы Голлландиядән килгән бәрәңге сатып алдык әле. Шуны утыртырга уйлап торабыз.

- Бакча бик яхшы ярдәм ул хуҗалыкта. Урманлы, көлле җирдә17 сутый җиребез бар. Невский дигән сортлы бәрәңге алып килгәннәр, 60 көндә җитешә дип әйтәләр. Дөресме, ышаныргамы, юкмы, белмибез.

Былтыр бәрәңге бик күп булды. Кояш нык кыздырды, без су сиптек. 4 сутый җирдән 1 тонна бәрәңге җыеп алдык. Быел редиска, суган утырттык. Сарымсак көздән утыртканы чыкты инде. Кыяр утыртабыз.

- Менә Алтайдан бәрәңге алып килгәннәр, шуны утыртырга иде, бик тәмле диләр. Быел суган утырттык инде.

- Алмагач белән чия агачлары сатып алдык. Кура җиләге куаклары алырга кирәк әле. Болардан файда юк инде, шул бер күңел өчен генә утыртабыз.

- Кызыл карлыган, кара карлыган алдым. Былтыр алмагачлар туңганнар иде. Быел яңадан утыртырга кирәк. Бу агачлар әле файда китергәнче күпме еллар үтәр.

- Бакчабызда бик күп умарта кортлары тотабыз. Без Мөслим районыннан сатарга бал алып килдек. Шулай ук авырганда дәваланыр өчен бал кортлары ясаган дарулар алып килдек. Безгә умарта тоту бик ярдәм итә. Шуның ярдәме белән яшибез инде. Әмма гел сатып булмый. Башка эш белән дә шөгыльләнәбез. Умартаны әтиебез карый.

- Бу минем төрле-төрле бакча гөлләрем. Бер файдасы да юк. Пенсия акчасы җитмәгәч, чәчәк үстерәм дигән булып бар сәламәтлегем бетте инде. Аякларым авырта. Бер өйрәнгәч, ташлап булмый, чир кебек. Чәчәкләр үзләренең матурлыгы белән дә мине генә түгел, сатып алган кешеләрне дә шатландыра. Файдасына караганда зыяны күберәк булса да, үстерәм инде.

- Без роза чәчәкләре үстереп сатабыз. Әлмәттән, Кол Шәриф авылыннан килдек. Менә 3 ел инде шөгыльләнәбез. 40 сутый җиребез бар. Минем апам шәхси эшмәкәр. Мин үзем башка эштә дә эшлим. Смена алышынганда сату итәм. Кеременә караганда чыгымы күбрәк булса да, матурлык өчен шөгыльләнәбез.


XS
SM
MD
LG