Accessibility links

Әфганстан көньягында иминлек көчләре белән талиплар арасында бәрелешләр дәвам итә


Әфганстан көньягындагы Кандаһар вилаятендә иминлек көчләре белән талиплар арасында инде икенче көн бәрелешләр дәвам итә. Шәһәрдә шартлау тавышлары ишетелә.

Бибиси хәбәрләренә караганда, кичәдән бирле Кандаһарда ике полиция вәкиле һәм тыныч халык арасыннан өч кеше үлгән. Моннан тыш 46 кеше яраланган. 14 сугышчы үтерелгән.

Әфганстандагы халыкара көчләр идарәсе вәкиле Дҗеймс Ластэр талипларның гамәлләрен әле “Әл-Каидә” җитәкчесе Осама бин Ладен үтерелгәнче үк игълан ителгән “язгы һөҗүм”нең башы дип атады.

Алдагы көнне талиплар Кандаһар үзәгендәге унлап хөкүмәт йортына һөҗүм итте.
XS
SM
MD
LG