Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:45
Русия президенты карары белән Әсхәт Сәфәров кабат Татарстан эчке эшләр министры итеп билгеләнде. Аңа шулай ук полициянең генерал-лейтенанты исеме дә бирелгән. Бу хакта Русия президентының рәсми сәхифәсе хәбәр итә.

Сәфәров бу вазифаны 1998 елдан бирле башкара һәм Русия төбәкләре арасында иң озак эшләгән эчке эшләр министры булып кала.

Беренче марттан гамәлгә кергән “Полиция турында” канун нигезендә эчке эшләр министрлыгының барлык хезмәткәрләре дә 1 июньгә кадәр яңадан аттестация үтәргә тиеш. Министрлыкның югары җитәкчеләрен президент комиссиясе тикшерә.

XS
SM
MD
LG