Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кандаһарда иминлек көчләре белән талиблар арасында сугыш тәмамланган


Бу хакта Әфганстан эчке эшләр министрлыгы белдерде. Әлеге сугыш илнең көньягында ике көнгә сузылды.

Дүшәмбегә каршы кичтә кораллы сугышчыларның калганнары үтерелгән. Алар Кандаһар вилаятендә хөкүмәт биналарына һөҗүм итүдә катнашкан.

Әфганстан хакимияте атышлар вакытында 25 талиб һәм иминлек көчләренең ике хезмәткәре үлде дип хәбәр итә.

Кандаһар Талибан хәрәкәте оешкан урын булып тора. Әфганстанда бара торган хәзерге сугыш вакытында андагы вәзгыять һәрвакыт киеренке булып тора.
XS
SM
MD
LG