Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бин Ладенны мактаган руханины гаепләү киметелгән


Әбү Бәкер Бәшир
Әбү Бәкер Бәшир
Индонезиядә билгеле радикал рухани Әбү Бәкер Бәшир “Әл Каидә” башлыгы Осама бин Ладенның исламга хезмәтен югары бәяләде.

Дүшәмбе көнне журналистлар алдында чыгыш ясап, Бәшир Пакстанда Кушма Штатлар махсус хезмәте юк иткән бин Ладенны “бөек сугышчы” дип атап, аны кылган гамәлләре өчен “күктә бүләкләү көтә”, дип әйтте.

72 яшьлек Бәширнең үзен Индонезия хакимияте Ачех вилаятендә экстремистлар үзәге оештыруда гаепли.

Бүген шулай ук Бәширгә карата белдерелгән гаепләүләрнең бер өлеше дәлилләүләр җитәрлек булмаганга, кире алынганлыгы турында да хәбәр ителде. Хәзер аңа үлем җәзасы түгел, ә гомерлек төрмә яный.
XS
SM
MD
LG