Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таһир Саматов: “Совет чорының кулай һәм тискәре яклары бар иде”


Таһир Саматов
Таһир Саматов

Ханты-Манси автоном бүлгесе мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Таһир Саматов совет чорының үз кулай һәм тискәре яклары бар иде дип саный. Аның әтисе совет заманындагы басымнарга һәм тәнкыйтьләргә карамастан, балаларына дини тәрбия биргән.

Таһир хәзрәт Саматов совет чорында да дин тоткан һәм милли үзаң саклаган гаиләдә тәрбияләнгән. Аның әтисе совет елларында төрле шәһәрләрдә имам булган Габделхак хәзрәт Саматов басым барган чорда да Бохарада укып кайтырга мөмкинлек тапкан. Әлбәттә, аның бу гамәлләре совет хакимияте тарафыннан һич кенә дә хупланмаган. Таһир хәзрәт әйтүенчә, моның өчен аның әтисен бик каты тәнкыйтькә тотканнар.

“Дүрт баланы калдырып Бохарага чыгып китте дип газетларга, журналларга яздылар, радиоларга чыгардылар. Әтине дини фанатик дип атадылар”, ди ул.

Таһир Саматов кечкенәдән үк дини тәрбия алып үскән. Үз гаиләсеннән тыш, аның әтисе башкаларга да дин өйрәтергә тырышкан. Әлбәттә, күп очракта бу дәресләр качып-посып “идән асларында” үтә торган булган.

Дин белән бергә аларның гаиләсендә милли тәрбиягә дә зур урын бирелгән. Казанның Мәскәү районындагы Волгоград урамында торсалар да, алар укырга бердәнбер татар мәктәбе булган Тукай урамындагы 80нче мәктәпкә йөргән.

“Юкса өйдән ун минутлык юлда гына бер мәктәп бар иде. Әмма без иртән-иртүк чыгып китеп, ике трамвай белән шул 80нче мәктәпкә йөрдек. Милли телебез бетмәсен өчен еракка барырга да авырсынмадык”, ди хәзрәт.

Иман ныклыгы сакланып килде

Саматов сүзләренчә, атеизм чорында динне кысу мәсьәләсе кискен торса да, социаль өлкәдә үз уңай яклары булган.

“Халыкның хәзер совет чорын сагынып искә төшерүләрен аңларга була, чөнки шул ук югары уку йортларына керү, эшкә урнашу җиңел иде һәм республикалардагы төрле халыклар арасындагы элемтәләр нык булды. Дин ягыннан, әлбәттә, мәчетләр җимерелде, руханилар, китаплар юк ителде. Ул ягы күңелләрдә бик авыр тәэсир калдырды”, ди ул.

Саматов фикеренчә, совет чорында дингә басым барса да, халык күңелендә иман ныклыгы сакланып килгән.

“Качып-посып булса да, никахлар укыттылар, балаларга исем куштылар, малайларны сөннәткә утырттылар. Барыбер халык күңеленнән иманлык чыкмады һәм иркенлек заманы килгәч боларның барысы да ачыктан-ачык эшләнә башлады. Зур җитәкчеләрнең өйләрендә мәҗлесләрдә булабыз, мәдәният сарайларында чараларда катнашабыз. Хәзер Аллага шөкер, яхшы заманнар килде”, ди ул.

Таһир хәзрәт хәзер Русиядә динне дә, милләтне дә куәтләргә мөмкинлек бар дип саный. Ул моның өчен бар шартларның да тудырылуын әйтә. Аерым алганда, татарча яхшы китаплар чыгуын, милли традицияләрнең торгызылуын искәртә. Ә илгә үтеп кергән төрле дини агымнар Русияне таркату өчен эшләнә дип саный.

“Чит илләр шушы юл белән безнең дәүләтне таркатмакчылар. Узган гасырда татар милләте һәм диненә төрле эзәрлекләүләр булуга карамастан, беркайчан да дини экстремизм, радикализм күрмәдек. Хәзер исә “бу дин түгел, ә милли гадәтләр, яисә дәүләт системасы дөрес түгел” дигән яшьләр башка милләттәшләренә дә шуны сеңдерә. Дәүләтебезнең бердәмлеген саклап яшәргә тырышырга кирәк. Бу мөһим. Чөнки тынычлык бетсә, аны кире кайтару авыр. Аллага шөкер президентыбыз, хокукларыбыз бар. Шундый хокукый дәүләттә яшәү үзе бер шатлык”, ди ул.
XS
SM
MD
LG