Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:51

Гата өметсезлекне вата


Гата Камский белән Веселин Топалов очрашуы, 4 май 2011 ел, Казан

Гата Камский белән Веселин Топалов очрашуы, 4 май 2011 ел, Казан

Гата Камскийның шахматтан дөнья чемпионлыгына дәгъвачылар бәйгесендә ярымфиналга чыгуы үзенә күрә сенсация булды.


Казанның “Корстон” кунакханәсендә барган дөнья чемпионы исеменә намзәтләр ярышында милләттәшебез, АКШ ватандашы Гата Камский ярымфиналга чыкты. Ул Болгарстан шахматчысы Веселин Топалов белән дүрт тапкыр уйнап, 2½:1½ хисабы белән җиңде. 12 майда башланачак ярымфиналда ул Израил шахматчысы Борис Гельфанд белән дүрт партия уйнаячак.

Гата Камскийның шахматтан дөнья чемпионлыгына дәгъвачылар бәйгесендә ярымфиналга чыгуы үзенә күрә сенсация булды. Чөнки 4 май көнне, дәгъвачылар турниры ачылганда, шахмат күзәтүчеләре җиңүне алдан ук Әрмәнстан вәкиле Левон Аронянга, Русияле Владимир Крамникка яисә Азәрбайҗан уенчысы Тимур Рәҗәбовка, Болгарстан шахматчысы Веселин Топаловка биргән иделәр.

Америка данын яклаучы татар егете Гата Камский ФИДЕ рейтингы буенча 18нче урында тора. Берничә ел элек ул озак кына вакыт шахматтан китеп торган иде. Аның 2011 елда яңадан АКШ чемпионы исемен яулавы да көтелмәгән уңыш буларак кабул ителде.

Шулай да татар журналистлары һәм шахмат сөючеләр, белгеч-күзәтүчеләрнең Гата турындагы пессимистик фаразларына ышанды. Алар Гата Камский беренче турда ук төшеп калгач, аның белән очрашып сөйләшергә өметләнгән.

Гата Камский. Уен барышы
Әмма, Аллага шөкер, бу очрашу кичектерелә. 8 майда кичке сәгать тугызынчы яртыда чирекфинал партияләре тәмамлангач, Гата Камскийның һәм Израил вәкиле Борис Гельфандның гына ярымфиналга үтүе билгеле булды. Калган дүрт шахматчы 9 майда тай-бректа – кыска вакытлы өстәмә блиц партияләрдә көч сынаша.

Аронян-Грищук, Крамник-Рәҗәбов парларында җиңүчеләр ярымфиналда үзара уйнаячак. Ә Камский белән Гельфанд якшәмбе киченнән үк 12 майга кадәр бирелгән ял итү көннәрен куллана башлады.

Intertat.ru электрон газетының шахмат күзәтүчесе Корбангали Юнысов җиңүгә шанслары түбән дип саналган Гата Камскийның Казанда уйнавына югары бәя бирде. Ул Гатаның Казанда көчле һәм матур уйнавын билгеләп үтте. Аның турнирның беренче өлешендә үк төшеп калу фаразларын ул дошманнар коткысы дип атады.

Казанда уйнаучы шахматчыларның шәхси тормышы башкалар өчен ябык. “Корстон” кунакханәсендә аларның ял итү бүлмәсенә беркемне кертмиләр. Аларның телефоннары һәм яшәгән бүлмәләре сер итеп саклана. Бу ярыш Бакыда үтәргә тиеш булган, әмма әрмән-азәрбайҗан каршылыклары, Аронянның Бакыда уйнарга теләмәве сәбәпле бәйге Казанга күчерелгән. Дөньяның иң көчле 8 шахматчысын кабул итү өчен Казанда яхшы шартлар тудырылган.

Ярышның ачылышына бөтен дөнья шахмат федерациясе (ФИДЕ) җитәкчесе Кирсан Илюмжинов килде. Күптән түгел ул, бу урынны Русия җитәкчелегенең рәсми намзәте Анатолий Карповка бирмичә, яңадан ФИДЕ башлыгы итеп сайланды.

Халыкара шахмат академиясенә нигез салу чарасыннан бер күренеш, 4 май 2011 ел, Казан
Ике ел элек Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиевнең Илюмжиновның киңәшчесе итеп билгеләнүе гаҗәпләнү тудырган иде. Хәзер бу табигый хәл буларак кабул ителә. Дәгъвачылар турнирын ачарга килгән Кирсан Илюмжинов Казан үзәгендә “Туган авылым” комплексы һәм яңа Курчак театры тирәсендә 25 катлы Бөтендөнья шахмат академиясе бинасы нигезенә беренче таш салуда катнашты. Төзелештә ФИДЕ акчалары һәм статусы да зур ярдәм булачак. Миңтимер Шәймиев ялга киткәч тә Татарстанга шундый “күчтәнәчләр” кайтаруны дәвам итә.

Эшләр шулай барса, якын киләчәктә Казанның дөньяда билгеле шахмат үзәгенә әйләнүе мөмкин. Атаклы шахматчы, Советлар Берлеге чемпионы Рәшит Нәҗметдинов данын дәвам иттерүче татарларның иң өметлесе – Гата Камский. Бигрәк тә татарлар аңа битараф түгел.

Гатаның бабасы – Оренбур татары Гатаулла Сабиров-Камский – узган гасыр башында Габдулла Кариевлар белән бергә татар театрына нигез салган кеше.
1993 елда Гата Камский әтисе белән Казанга килеп, Татарстан байрагы астында чыгыш ясарга теләк белдергән иде. Ул вакытта рәсми Казан бу мәсьәләне уңай хәл итәргә җөрьәт итмәде. Хәзер ничек булыр? Бу хакта әлегә рәсми хәбәрләр юк. Хәзер Гата Камский АКШ ватандашы һәм шушы илнең аләме астында уйный.

Ләкин барыбер ул татарлыгын онытмый һәм татар җәмәгатьчелеге аны үз итә. Бу турында Intertat.ru электрон газетының баш мөхәррире Әлфия Миңнулина:

"Әтисе Рөстәм Камский белән бергә йөргәндә, аларның "без – татарлар" дип, ассызыклап әйтүләре ул вакытта да игътибарны җәлеп итә иде. Кызганычка, аларның монда шахмат карьерасы барып чыкмады, алар Америкага барып төпләнде. Ләкин, күрүебезчә, Гата Камский татарлыгын саклый. Ул татар кызына өйләнде, аның 7 яшьлек улы бар, бу аңа безнең милләт баласы дип карарга мөмкинлек бирә", диде.

Дөнья беренчелегенә дәгъва иткән 8 шахматчы арасында берничә яһүд, ике азәри, бер әрмән һәм бер татар бар. Хәзергә ярышның ничек баруы турында мәгълүмат аз бирелә.

Федераль телеканаллардан бары “Спорт” каналы гына әлеге бәйгене яктырта һәм Русия шахмат федерациясендә генә мәгълүматлар чыгып бара. Татарстан мәгълүмат чараларыннан бары тик Intertat.ru газетында гына оператив хәбәрләр куела бара. “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалы һәм “Татар-информ” агентлыгы бу бәйгегә кызыксыну күрсәтмәде.

Хәер, алда безне 4 уеннан торган ярымфинал һәм 6 уенлы финал ярышы көтә. Гата Камский һәм башка шахматчылар Русия җәмәгатьчелегенең һәм журналистларның игътибарын яуларга сәләтле.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG