Accessibility links

Башкортстанда Җиңү бәйрәме зурлап билгеләнде


Уфада Җиңү бәйрәме
Уфада Җиңү бәйрәме

Икенче дөнья сугышында җиңүнең 66 еллыгы Башкортстанда да зурлап билгеләнде. Уфада 9 май көнне узган чараларның кайберләрендә республика җитәкчеләре дә катнашты.


Башка еллардагыдан аермалы буларак, быелгы 9 май көне искиткеч матур һава торышы белән куандырды. Җылылык 25 дәрәҗәгә кадәр күтәрелде. Иртәнге сәгатьләрдән үк сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннары бәйрәм чаралары узачак мәйданнарга һәм ял бакчаларына агылды.

Уфадагы иң төп чара иртәнге сәгать унбердә Җиңү паркында башланып китте. Анда, бәйрәм чараларында катнашу өчен, республика президенты Рөстәм Хәмитов, Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев һәм башка югары җитәкчеләр килде. Кунакларны җиңү солдатларын данлаган җырлар каршы алды.

Җиңү ял бакчасындагы мәңгелек утка һәм ике тапкыр Советлар берлеге каһарманы, хәрби очучы Муса Гәрәевнең андагы каберенә чәчкәләр салу мәрәсиме үткәннән соң, Рөстәм Хәмитов бәйрәмгә җыелучыларга котлау сүзләре белән чыгыш ясады.

Ветераннарны солдат кухнясында пешерелгән ботка белән сыйладылар
Аннан ял бакчасында сәнгать осталарының мәдәни тамашалары башланды. Республика түрәләре ветераннар белән аралашты, аларның гозерләрен тыңлады. Бәйрәмгә килүчеләрне солдат кухнясында пешерелгән ботка белән сыйладылар. Ә ветераннарга “фронт йөз граммы” да салып бирелде.

Җиңү бәйрәменә багышланган чаралар Уфаның барлык районнарындагы төп мәйданнарда да оештырылды. Аларда да бәйрәмгә килүчеләр өчен матур концертлар күрсәтелде һәм солдат кухняларында пешерелгән ботка һәм кайнар чәй өләшенде.

Аеруча Хөкүмәт йорты янындагы Матросов исемендәге ял бакчасында халык бик күп иде. Анда җәйге фонтаннар да эшләп торды. Матур итеп бизәлгән сәхнәдә көн озыны диярлек җыр-моң агылды, дәртле биюләр тамаша кылынды. Күп кенә ширкәтләр һәм оешмалар элек үзләрендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарны кунакка чакырып мәҗлес оештырды һәм бүләкләр өләште.

Һәр елдагыча, Җиңү бәйрәме хөрмәтенә Уфада яшьләрнең җиңел атлетика марафоны да үтте. Анда йөзләрчә талип һәм эшче яшьләр катнашты.Ә кичен Уфаның Мәҗит Гафури ял бакчасы янындагы мәйданда озакка сузылган бик матур салют булды.

Бу көннәрдә Татарстан республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Альберт Максютов та ветераннар өчен берничә чара һәм очрашу оештыра. Аның берсе 7 майда үткән иде. Киләсе очрашуны даими вәкил 10 май көнне оештыра. Ветераннарны бер ашханәдә кунакка кабул итеп алар өчен ихлас мәҗлес әзерли Альберт Максютов.

9 майга багышланган бәйрәм чаралары республиканың һәр районында һәм шәһәрендә дә оештырыла. Аларда ветераннарга шулай ук концертлар күрсәтелә һәм бүләкләр тапшырыла.
Матросов исемендәге ял бакчасында халык бик күп иде
XS
SM
MD
LG