Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шотландия дә бәйсезлеккә юл тота ала


Шотландия әләме
Шотландия әләме

Парламент сайлауларында җиңгән SNP фиркасе башлыгы Алекс Салмонд Шотландиянең бәйсезлеге турында референдум үткәрәчәкләрен әйтә.


Әлегә Бердәм патшалык - United Kingdom өлеше булып торган Шотландиядә 5 май көнне җирле парламентка сайлаулар узган иде. Инде аның төгәл нәтиҗәләре билгеле булды. Би-би-си хәбәр итүенчә, парламенттагы 129 урынның күпчелеген - 69ын Шотландия милли фиркасе (SNP) вәкилләре алган. Хөкүмәтне хәзер алар төзиячәк. Шотландиядә яңадан торгызылган парламент тарихына 12 ел, шушы вакыт эчендә SNPның бу беренче тапкыр зур җиңүе булды.

SNP моңа кадәр дә Шотландиянең бәйсезлеге өчен референдум үткәрү кирәклеген әйтеп килде. Әмма соңгы елларда парламентка 47 кеше генә үткәнгә, алар бу теләкләрен тормышка ашыра алмаган иде.

Ышанычка - ышаныч

Алекс Салмонд, 3 май 2007
Хәзер исә, фирка башлыгы Алекс Салмонд әйтүенчә, SNP бу чакырылышта ук референдум үткәрәчәк. Сайлау нәтиҗәләре билгеле булгач ул: “Шотландиядә яшәүчеләр янә безгә ышаныч белдерде, без дә аларга ышанырга тиеш. Нәкъ шуңа күрә референдум үткәрәчәкбез һәм Шотландиядә яшәүчеләрнең хокукый киләчәкләрен үзләре билгеләүгә ышанганлыгыбызны белдерәчәкбез”, диде.

Билгеле булганча, Шотландия Британия эчендә киң автономиягә ия бер төбәк. Ул Татарстаннан аермалы буларак, юстиция, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм башка өлкәләрдә үз мәсьәләләрен тулысынча үзе хәл итә. Анда хәтта сайлауда тавыш бирү тәртибе дә башка.

Салмонд шулай да референдумда ниндидер чигенүләргә дә әзер икәнлекләрен дә кире какмый. Guardian газеты хәбәр итүенчә, референдумда Шотландиянең Бердәм патшалык эчендә финанс яктан бәйсезлекләрен арттыру мөмкинлеге турында өстәмә сорау да кертергә җыеналар.

Салмонд “үз финанслы автономия” өчен тавыш бирү мәсьәләсендә башка фиркаләр белән дә сөйләшүләр үткәрергә вәгъдә итә.

Британия хөкүмәте башлыгы Дэвид Кэмерон сайлау нәтиҗәләре билгеле булгач, Салмондка шалтыратып, аларны зур җиңүләре белән тәбрикләгән. Шул ук вакытта Кэмерон гадәттәгечә, Британиянең бербөтенлеге өчен тырышачагын әйтә.

Дэвид Кэмирон
Sky News телеканалы белдерүенчә, Шотландия лейбористлары башлыгы Йэн Грей да Салмондны җиңүләре белән тәбрикләгән. Грей, Шотландиянең Лейбористлар фиркасе уңышсызлыгында үзен җаваплы дип саный һәм җитәкчелектән китәргә әзер икәнлеген әйтә.

Шотландия милли фиркасе әлеге сайлауда җиңүгә карамастан, халык фикерен белешүләр күрсәтүенчә, Бердәм патшалыкның бу үзгә бер өлешендә яшәүчеләрнең өчтән бере генә бәйсезлекне хуплый.

5 май көнне булган сайлауда Шотландия парламентына лейбористлардан 37 кеше сайланган. Консерваторлар унбиш, либерал-демократлар биш урынга ия.

Шотландия 1707 елдан бирле Британия һәм Ирландия белән бергә Бердәм патшалыкка керә.
XS
SM
MD
LG