Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия көнчыгышында оппозициянең протест чарасы узды


Грузиянең көнчыгышындагы Гурҗаани шәһәрендә берничә мең кеше оппозициядәге “Грузия фиркасе” оештырган каршылык чарасына чыккан.

Кахетия вилаятендә Грузия бәйсезлеккә ия булганнан алып бүгенгә хәтле бу кадәр күп кешенең протест белдереп чыкканы булмаган.

“Грузия фиркасе” башлыгы Созар Субари чыгыш ясап, якын арада оппозициядәгеләрнең әлеге вилаяттә яшәүчеләрне һәм Грузия халкын башкалага тагын да зуррак митингка чакырачакларын әйткән.

Әлеге фирка башлыклары 9 май иртәсендә Гурҗаанига киткәнче Тифлистәге билгесез солдат каберенә чәчәкләр салган. Шулай итеп алар Грузия хакимиятләренең Европадагы күпчелек илләр кебек фашизмны җиңү көнен 9-нда түгел, ә 8 май көнне үткәрү теләгенә ризасызлык күрсәткән.
XS
SM
MD
LG