Accessibility links

пәнҗешәмбе, 27 апрель 2017, Казан вакыты 10:15
Бүген Япониядәге “Һамаока” атом электр станциясе җитәкчелеге хөкүмәтнең станцияне вакытлыча туктатып торырга дигән таләбе белән килеште. Бу карар илдәге 54 атом-төш станциянең иминлеге тикшерелгәннән соң кабул ителде.

Япония хөкүмәте белдерүенчә, атом электр станцияләрен җир тетрәү һәм дулкын ташкынына каршы тора алырдай саклагычлар төзү өчен ике ел кирәк.

“Һамаока” Токиодан 200 чакрым көнбатышка урнашкан һәм илнең үзәк өлешен электр белән тәэмин итүче төп станция булып тора.

11 марттагы көчле җил тетрәү һәм дулкын ташкыны нәтиҗәсендә Япониядә “Фукусима” станциясендәге һәлакәт нурланыш таралуга сәбәп булды.

XS
SM
MD
LG