Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президентлык көрәшендә яңа фронт. Путин фронты


Путин үз фронтын булдыру турында Волгоградта җыенда әйтте
Путин үз фронтын булдыру турында Волгоградта җыенда әйтте

Русия премьер-министры Владимир Путин сайлауга әзерлек башлады. Ул “Халык фронты” канаты астына партияләрне, иҗтимагый оешмаларны тупларга тели.

Русия премьер-министры Владимир Путин үз фронтын булдырып маташа. Гомумрусия халык фронты “Бердәм Русия” фиркасен, иҗтимагый оешмаларны һәм шулай ук башка партияләрне дә декабрьдә узачак Русия Дәүләт Думасы сайлауларына әзерлек өлкәсендә берләштерүне максат итә. Һәрхәлдә Путин шулай дип белдерә.

Ул инде бу гомумрусия халык фронты координация шурасының беренче утырышын да уздырды. Һәм анда “Бердәм Русия”гә яңа фикерләр, тәкъдимнәр, кешеләр кирәк булуын искәртте.

Сәяәсәт фәннәре докторы, “Геликс” проект үзәге җитәкчесе Григорий Голосов фикеренчә, бу “Халык фронты” беренче чиратта нәкъ “Бердәм Русия”нең абруен күтәрү һәм Путинның президент сайлавына әзерлеге максатыннан уйлап табылган.

“Хәзер инде Владимир Путинның сайлауда катнашачагы ачыклана бара һәм ул “Бердәм Русия” исемлеген җитәкләячәк. Бу исә әлеге партия ничек тә 60-65% тавыш казанырга тиеш дигәнне аңлата. Хәзерге шартларда аның бу кадәр тавыш җыя алачагы икеле, әлбәттә. Хәтта Русия сайлауларында кулланыла торган хәрәмләшүләрне истә тотып та кайбер төбәкләрдә моңа ирешү бик авыр булыр иде. Шуңа башка сәяси юлларны эзләү бара”, диде ул. Һәм “Халык фронты” нәкъ шул юнәлешнең берсе булып тора.

Хәйләкәр адым

Голосов фикеренчә, “Халык фронты” ярдәмендә җәй дәвамында игътибарны “Бердәм Русия”дән читләштереп тормакчылар. Чөнки нигездә түрәләр, эшмәкәрләр, ширкәт җитәкчеләре вәкилләреннән торган бу партиягә халык инде бик салкын карый башлады. Шуңа сайлауда “Халык фронты” катнашачак дигәнрәк мәгънә бирмәкчеләр.

“Бары көз җиткәч инде “Бердәм Русия” белән “Халык фронты” ул бер максатны истә тотып эшли” дип сайлаучыларны Путин җитәкләгән партиягә юнәлтмәчеләр”, ди белгеч.

Моннан тыш, “Халык фронты”на караячак иҗтимагый оешмалар халык проблемаларын “Бердәм Русия”гә җиткереп тора алачак. Фирка үз чиратында аның хәл ителәчәген вәгъдә итеп, алар белән хезмәттәшлек бар икәнне күрсәтмәкче.

Голосов фикеренчә, бу вәгъдәләр, әлбәттә, үтәлмәячәк. Чөнки “Халык фронты”ның максаты: бары киләчәк алты елда Путинны хакимияттә калдыру.

“Аннары инде Путин “Халык фронты” тарафыннан, ягъни тормышны яхшыртырга теләгән барлык халык тарафыннан сайланган дип әйтеп булачак. Әлбәттә бу “караклар һәм алдакчылар” фиркасе тарафыннан тәкъдим ителде дигәнгә караганда күпкә яхшырак. Бик көтелгән сайлау алды стратегиясе”, ди ул.

“Гадел Русия” ЛДПР, Коммунистлар партиясе баштан ук “Халык фронты”на керүдән баш тартты. Хәтта “Гадел Русия” фиркасе үз фронтын булдыруын әйтә. Ләкин Путинныкы белән чагышытрганда калган партияләрнең башлангычлары инде күләгәдә кала. Чөнки барлык иҗтимагый оешмаларны туплый алган кеше инде үзеннән-үзе күз алдына партиянең генә түгел, ә бөтен җәмәгатьчелекнең җитәкчесе кебек килеп баса. Ә сайлау алдыннан инде кемнеңдер моңа каршы көчле җавап кайтара алуы бик икеле.
XS
SM
MD
LG