Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида Тукай айлыгы үтте


“Мин татарча сөйләшәм” чарасында
“Мин татарча сөйләшәм” чарасында

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 125 еллыгы уңаеннан Омскида Тукай айлыгы узды. Тукай айлыгы кысаларында шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте өлкәнең Муромцево районына иҗади сәфәр, өлкә үзәгенең 13нче гомуми белем мәктәбендә «Тукай укулары» оештырды, соңгы елларда даими үткәрелеп килгән “Мин татарча сөйләшәм” чарасын үткәрде, “Өмет” студиясе балалары өчен Тукай иҗатына багышланган махсус дәрес үткәрелде.

Тукай айлыгы тәмамланганнан соң да Омскида кайбер чаралар оештырылачак. Май аенда “Умырзая” татар-башкорт фольклор ансамбленең концерты, июньдә балалар сабантуе даһи шагыйребезнең 125 еллыгына багышланачак.

“Умырзая” ансамбленең бер төркем үзешчәннәре Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган концерт програмы белән беренче чиратта Муромцево районында яшәүче милләттәшләребезне таныштырды.

Муромцево районында өч татар авылы бар. Инцәсс, Чуртанлы, Тазлар авыллары. Бу авыллар белән шәһәр мохтарияте арасында элемтәләр моннан берничә ел элек урнаштырылган иде. Беренче мәртәбә мохтариятнең “Умырзая” ансамбле 2007 елның гыйнвар аенда, 10 көнгә сузылган ял көннәрендә барып, районны иңләп-буйлап, татар авылларын барлап, концертлар куеп кайткан иде.

Шул вакыттан бирле “Умырзая” ансамбле үзешчәннәре елга бер генә тапкыр булса да бу авылларда яшәүче милләттәшләребезне үзләренең яңадан-яңа концерт програмнары белән таныштырып торалар, бәйрәмнәренә, сабантуйларына баралар.

“Умырзая” Муромцево районында

"Умырзая " төркеме
Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган сәфәрдә ансамбльнең беренче концерты Тазлар авылында булды. Концертта Тукай шигырьләре укылды, аның сүзләренә җырлар башкарылды, халык белән сөйләшү алып барылды. Районда үткән һәр концерт Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Халык һәрвакыттагыча чиксез рәхмәтләрен белдерде.

Тамашачы хисләре

Рәхмәтләрен халык коллективның «Теләкләр дәфтәре»ендә калдырган язмалары аша да белдерде. Мәсәлән, Флёра апагыз дип кул куйган бер тамашачы: «...сезнең авылга концерт белән килүегез минем өчен зур шатлык, авыл халкы өчен зур бәйрәм. Бүген дә сезне түземсезлек белән көттек. Бик тә яраттым барыгызны да... рәхмәтләр яусын», дип язган. Чуртанлылар исеменнән: «Зур рәхмәт барыгызга да. Тагын, тагын килегез! Концертыгыз шундый яхшы! Сез концертлар белән килеп безне бәхетле итәсез, үзегездән шатлык, җылылык, изгелек бөркеп тора. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, зур бәхетләр телибез», дип язылган.

Хәтерсез халык

"Татар кызы" биюе
Концертлар тагын Инцәсс авылында һәм район үзәгенең мәдәният йортында куелды. Район үзәгеннән 12 чакрым гына ераклыкта булган Чуртанлы авылының халкын исә автобус белән барып алдылар һәм концерттан соң кире илтеп куйдылар.

Халык белән аралашкан вакытта, Тукайның быел 125 еллыгы билгеләнә, беләсезме шуны, дигән сорауга күпләре, белми идек шул, руслар арасында яшибез бит. Мәктәпне бит күптән бетердек, онытылган, менә сез килеп безгә җиткердегез, рәхмәт, дип җавап бирделәр.

Район үзәгендә һәм Тазлар авылында

Шулай да Муромцево мәдәният йортында эшләүче ханым, районның татар үзәге җитәкчесе Зинфира Тогузбаева матур элмәтакта эшләп куйган. Анда Тукай турында да, татар үзәгенең эшчәнлеге турында да мәгълүматлар бар.

Тазлар халкы концерт карый
Тазлар авылы мәктәбе укытучысы Бибисара ханым Абдуллина Габдулла Тукайның 125 еллыгы турында берникадәр мәгълүматларны кәгазьгә язып сыйныф диварына элгән.

Бу авылның быел алты гына бала укыган мәктәбе соңгы ел эшли. “Балаларны рус авылына йөртергә туры киләчәк, ничек укырлар, без бит балалар белән татарча гына сөйләшәбез”, ди Бибисара ханым.

“Татар телен укытып килдем, инде быелдан мәктәп тә ябыла, туган тел укыту да рөхсәт ителми, район мәгариф бүлегеннән катгый әйттеләр: туган телне укыту рөхсәт ителми, чит ил телләренә, физкультура белән музыкага игътибар биреләчәк, дип әйттеләр”, ди авыл укытучысы.

Бибисара ханым белән әңгәмәне дәвам итеп, авыл тормышы турында сөйләшәбез. Халыкка авылда авыр, мал тоталар, әмма сөтен, каймагын сата алмыйлар, район үзәге бик ерак. Кайберәүләр сирәк булса да, каймак җыеп, илтеп саталар, ди.

Инцәсстә

Башкорт биюе
Инцәсс авылында мәктәп бөтенләй эшләми. Авыл балалары укырга рус авылына йөриләр. Бу хакта Инцәсс авылы клубы мөдире Гүзәлия ханым Низаметдинова сөйли: “Укытучыбыз авырып китте, шуннан соң башка укытучы табылмады, балаларны рус авылына йөртәбез. Туган тел укытылмады, балалар рус телендә сөйләшәләр, без үзебез дә укымадык, телне яхшы белмибез. Өйдә сөйләшәбез татарча, балаларга эндәшәбез, алар урысча җавап бирәләр, барлык сүзләрне аңлап та бетермиләр”.

«Тукай укулары»

Омскида Тукай айлыгының тагы бер чарасы – «Тукай укулары» 13нче гомуми белем мәктәбендә үтте.



Мәктәп укучылары кунакларны милли киемнәрдә каршы алды, чәй һәм үзләре әзерләгән милли ризыклар белән сыйладылар, Татарстанның данлыклы шәхесләре Бакый Урманче, Габдрахман Әбсәләмов, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Фуат Мансуров, Муса Җәлил һәм башкалар белән таныштырдылар.

“Мин татарча сөйләшәм” чарасында
«Тукай укулары» кысасында оештырылган шигърият бәйгесе кырыкка якын баланы җыйды. 13нче мәктәп балаларыннан башка бәйгедә 14нче мәктәп, 43нче гимназия, “Өмет” студиясе балалары, өлкәнең Тевриз районы Байбы авылы мәктәбе укучылары катнашты.

Балалар Габдулла Тукай иҗаты буенча белемнәрен, шигырь сөйләү осталыкларын күрсәттеләр. Шагыйрьнең «Шүрәле», «Пар ат», «Пушкинга», «Милли моңнар», «Татар кызларына» һәм башка шигырьләре яңгырады. Балалар «Туган тел» шигырен аеруча тантаналы итеп сөйләделәр. «Туган тел» җырын исә “Өмет” студиясе балалары башкарды.

Бәйгенең нәтиҗәләре буенча урыннар билгеләнмәде, җиңүчеләрне төрле номинацияләрдә бүләкләделәр. «Иң матур башкаручы» номинациясендә Тевриз районының Байбы һәм Омскиның 14нче мәктәпләре укучылары, «Туган тел» номинациясендә 13нче мәктәп һәм “Өмет” студиясе балалары җиңүчеләр итеп танылды.

“Мин татарча сөйләшәм” чарасы

Омскида “Мин татарча сөйләшәм” чарасы инде 2008 елдан бирле үткәрелеп килә. Быел ул 24 апрельгә билгеләнгән булса да, көннәр салкын тору сәбәпле, бераз кичектерелеп, май бәйрәмнәре арасында үткәрелде.

Биш яшьлек Рената
Гадәттә чара шәһәр үзәгендә, «Театр мәйданында» үтә иде. Оештыручылар, «Ялкын» оешмасы яшьләре, быел, анда халык күп була, күбрәк кешене җәлеп итә алабыз, дип чараны «Ял һәм мәдәният паркы»нда үткәрергә карар кылдылар.

“Мин татарча сөйләшәм” чарасы паркның үзәк өлешендә, сәхнәдә барды. Тамаша караучылар татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә булды, күпләр кызыксынып тукталдылар, хәтта уеннарда да катнашырга да омтылдылар.

Туган тел бәйрәменә килгән өлкә һәм шәһәр хакимияте вәкилләре халыкны сәламләп, чараның әһәмиятен ассызыкладылар. Хакимият даирәләреннән Өлкә мәдәният министрлыгының милли һәм дини оешмалар белән эшләүче бүлегенең баш белгече Нурбол Әлҗанов һәм шәһәр хакимиятенең иҗтимагый багланышлар департаменты киңәшчесе Вячеслав Науменко халыкны сәламләде.

Чара ике сәгатьтән артык «Умырзая» ансамбле яшьләренең җыр-биюләре астында барды. Алып баручылар Альбина Фәхретдинова белән Айрат Әхкамов төрле уеннар, җыр һәм шигырь бәйгеләре, викториналар үткәрделәр, актив катнашучыларны бүләкләделәр.

"Мин татарча сөйләшәм" чарасында уеннар
Соңыннан “Мин татарча сөйләшәм” чарасының «иң актив катнашучы»сын билгеләделәр. Мондый исемгә җыр бәйгесендә кыю гына сәхнәгә чыгып җыр башкарган 5 яшьлек Рената Абайдуллина лаек булды. Көчле алкышлар астында нәни кызны электр чәйнеге белән бүләкләделәр.

Халык һәрвакыттагыча канәгать булды, оештыручыларга рәхмәтләрен укыды. Ахырда гадәттәгечә, күмәкләп «Туган тел» җыры башкарылды һәм барысы бергә: «Без татарлар, без татарча сөйләшәбез!» дип кычкырып берничә тапкыр кабатладылар.

Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган барлык чаралар эшмәкәр Тамир Алимбаев ярдәмендә үткәрелде.
Нәни тамашачы
XS
SM
MD
LG