Accessibility links

Татарстан эчке эшләр министры урынбасары Гыйльманов эшеннән алынды


Татарстан эчке эшләр министрлыгы башлыгының икътисад имнилеге урынбасары, милиция генерал-майоры Рафаиль Гыйльманов эшеннән алынды.

Русия президенты Дмитрий Медведев бүген эчке эшләр министрлыкларындагы югары дәрәҗәдәге хезмәткәрләрне вазифаларыннан җибәрү турында чираттагы боерыгын имзалады. Русиядәге эшеннән алынган алты генерал-майор арасында Татарстаннан Гыйльманов та бар.

Беренче марттан гамәлгә кергән “Полиция турында” канун нигезендә эчке эшләр министрлыгының барлык хезмәткәрләре дә 1 июньгә кадәр яңадан аттестация үтәргә тиеш. Министрлыкның югары җитәкчеләрен президент комиссиясе тикшерә.
XS
SM
MD
LG