Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйсьянчылар Каддафи гаскәрләрен Мисураттан чыгарга мәҗбүр итте


Мисураттагы бер урам
Мисураттагы бер урам
Либия гыйсьянчылары Мисураттан Каддафи гаскәрләрен кысрыклап чыгару турында белдерде.

Шулай да, гыйсьянчылар әйтүенчә, шәһәр әлегә кадәр Каддафи гаскәрләре чолганышында. Оппозиция тарафдарлары көнбатышка таба 30 чакрымга үтә алган.

Мисуратта эшләүче табиблар, ике айга сузылган чолганыш вакытында кимендә 300 кеше, шул исәптән, тыныч халык та үлгән, дип белдерә.

Узган төн Либия башкаласы Триполины НАТО көчләре утка тоткан. Күрүчеләр әйтүенчә, Каддафи резиденциясе һәм башка корылмалар, шул исәптән, Либия телевидениесе бинасы да утка тотылган.

БМО-ның качаклар бүлеге вәкилләре Либиянең күп төбәкләрендә, бигрәк тә Мисуратта, һуманитар вәзгыять үтә катлаулы булуын белдерә.
XS
SM
MD
LG