Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:31

“Азатлык” радиосының Казан бүлегенә Кукмара районының Чишмәбаш авылында яшәүче җирсез, ләкин маллы фермер Илдус Корбанов килде. Ул берничә ел дәвамында пай җирен алу өчен көрәш алып бара.


Римзил Вәли.
Бу сөйләшү җир, хокук яклау, хәзерге заманда канун нигезендә үз хокукларын яклап, үз мәнфәгатьләреңне саклау турында булыр. Бу әңгәмәдә Кукмара районында яшәүче Илдус Корбанов, журналист Райнур Шакир катнаша.

Райнур Шакир. Илдус әфәнде, Кукмарадагы җир мәсьәләсе турында сөйләп китсәгез иде.

Илдус Корбанов. 2007 елда безгә инвестор кергәч, үзебезнең җир пайларыбызны алып, үзебез эшләргә уйладык. Үз туганнарым белән сөйләшеп, ә алар унбер кеше җыелган, кеше саен ике гектар җир булса, шуның белән безнең егерме ике гектар җир була иде. Без җирләребезне алырга булдык. Алар миңа ышаныч кәгазьләрен язып бирделәр. Авыл шурасына мөрәҗәгать иттек. Авыл шурасы рәисе Миңнефәр Фәттахов ярдәм итәргә тиешле кеше дип, аңа мөрәҗәгать иттек.

“Бу җирләр сезгә бирелми, аларны берничек тә ала алмыйсыз”, диде ул. Без аның сүзләренә карамыйча, районга мөрәҗәгать иттек. Анда да, җирне болай гына алып булмый, район башлыгы Рәхмәтуллиннан сорарга кирәк, диделәр. Без "глава"дан сорарга киттек. Ул безгә әйтә: “Җир пайлары беркемгә дә өләшелми, җирләрне вакламыйбыз. Җирдә чүп үстерәләр”. Беркем дә чүп үстерми, дидем. Бөтенесе үз эшен эшли.

Римзил Вәли. Нинди канун яки кемнеңдер күрсәтмәсе нигезендә моңа кадәр таратылырга тиешле җир пайлары халыкка бирелми? Сез бу турыда сорадыгызмы?

Илдус Корбанов. Юк, әйтелмәде. Нишләп алай бирелми дип сорагач, сезнең сүз бетте дип, секретаре безне кулдан тотып чыгарып җибәрде.

Римзил Вәли. Ә сез нинди канун нигезендә бу пайны сорарга бардыгыз?

Илдус Корбанов. 1995 елда Президент Шәймиевнең фәрманы нигезендә авылларда пай җирләре бирелде.

Римзил Вәли. Башка авылдашларыгыз пай алганнармы?

Илдус Корбанов. Бүтән авылларда җир алучылар күп. Йөз, ике йөз гектарга җитәдер. Безнең авылда бер генә фермер туганнары белән бергә егерме гектар җир алып кала алды. Хәзер яңа район башлыгы, инвестор килгәч, авылда җир бирү туктатылды.

101нче федераль канунда авыл хуҗалыгы җирләренең әйләнеше турында язылган. Ундүртенче маддәдә беркетмәләр булган очракта һәм булмаган вакытта җирләрне ничек алу турында әйтелә.

Римзил Вәли. Ә сезнең беркетмәләр бар идеме?

Илдус Корбанов. Беркетмәләр дигән ике битле кәгазе бар иде. Канун нигезендә, анда исемлек тә булырга тиеш. Әмма анда исемлек юк иде. Без аны табарга булдык. Теркәү оешмасында безгә исемлек булырга тиешле документ-килешүне табарга киңәш иттеләр. Ул да 2 битле генә булып чыкты.

Безнең протоколда күрсәтелгән җир участогы бар. Ул зур басулар белән чиктәш. Бу басуларны алабыз дип йөрисез икән, килештерү комиссиясе каршы киләчәк, диделәр.

Шуңа күрә зур басулар бирмибез, утраучыклар, кечкенә җирләр алыгыз, диделәр. Шуңа күрә без авыл кырыенда кечкенә генә җир таптык. Шуны алырга дип, район газетына белдерү бирмәкче идек – алмадылар. Шуннан соң “Ватаным Татарстан” газетына белдерү бирдек.

Райнур Шакир.
“Ватаным Татарстан” белдерүне бастырдымы?

Илдус Корбанов. Берсүзсез бастырды. Анда бер рөхсәт тә кирәк түгел. Федераль канун нигезендә бер ай узу кирәк. Бер ай узганны көттек. Бернинди каршылык булмады. Аннан җир эшләре белән яңадан йөри башладык. Һәркайда безгә “җир бирмибез” диделәр.

Римзил Вәли. Бу эшләр белән кадастр бүлекләре, җир комитеты шөгыльләнәме?

Илдус Корбанов.
Ул вакытта Закиров әфәндегә барасы иде. Ул Кукмара районында җир бүлә торган оешмаларга җибәрә иде. Без адвокат алып, судка, прокуратурга мөрәҗәгать иттек. Йөри торгач, Закиров дигән кеше кәгазьне алды. 2007 елның 30 июненнән йөри башлап, 31 ноябрьдә генә ул безнең гаризаны кабул итте. 2008 елның Яңа ел бәйрәмнәре узгач, унысыннан соң без Закировка бардык.

“Менә сезгә каршы беркетмәләр бар, җирне ала алмыйсыз”, диде. Нинди беркетмә соң, дибез? “Бу беркетмәгә Мидхәт Фәттахов кул куйган. 7 июльдә булган җыелышта 107 кеше бертавыштан сезгә җир бирмәскә дип тавыш биргән”, ди.

Райнур Шакир. Ул беркетмәдә кул куйган кешеләрнең фамилия, исемнәре бармы?

Илдус Корбанов. Ул беркетмәдә бернинди исемлек тә юк. Канун нигезендә анда исемлек булырга тиеш. Кешеләрнең исем, фамилияләре, аларның җир участоклары бармы, юкмы икәнлеге язылырга тиеш. Без моны Закировка әйттек. Бу – ялган документ, дип әйттек. “Мин белмим, беркетмәгә кул куйган кеше янына барып, бу мәсьәләне чишегез”, диде.

Без Фәттаховка бардык. Ул эш урынында булмады. Печате булмагач, агрофирмага кереп киттек. Бу – элекке өч күмәк хуҗалыкны берләштергән агрофирма. Аның үзәге Сәрдек авылында. Анда аптырап та тормадылар, печате булмагач, агрофирманың печатен сугып чыгардылар.

Римзил Вәли.
Сезгә бу мөһер кирәк идеме соң?

Илдус Корбанов һәм Райнур Шакир

Илдус Корбанов. Юк, кирәк түгел иде. Безгә ялганлыгын гына расларга кирәк иде. Моннан соң болай гына булмый дип, адвокат ялладык. Аның белән мәхкәмәгә, җир чиген билгеләмиләр дип, гариза яздык. Безнең райондагы ызан яручы “Азимут” дигән оешма җитәкчесе Сибгәтуллин: “Бүгеннән яңа канун үз көченә керде. Хәзер аласы җирләрнең чикләрен калган җир хуҗалары белән килештерергә кирәк”, диде.

Ул белдерүне район газетында чыгарыгыз, диде. Бу белдерүне район газетында чыгарыр өчен җиде тапкыр мәхкәмәгә гариза яздык. Бастырып булмагач, кабат “Ватаным Татарстан” газетында бастырдык. Бер ай узгач, район газетында биш кеше исеменнән безнең җир бүлеп алуга каршы дигән, чикләрне килештерүгә бернинди катнашы булмаган кешеләр белдерү бастырдылар.

Исемлекне карасам, бөтенесе дә – агрофирмада эшләүчеләр. Аларны эштән куабыз дип куркытып, кул куйдырганнар. Ике-өч кеше безгә дә керде, куймыйча булмый, эштән куалар, диделәр.

Римзил Вәли. 2011 елга кергәнбез. Биш ел вакыт үткән. Моннан соң нинди киртәләр булды?

Илдус Корбанов. Хәзер без район прокуратурасына Фәттахов ялган беркетмә язган дип гариза бирдек. Бер ай узгач, “Җыелыш булган, Закировның гаебе юк, ул дөрес эшләгән” дигән җавап килде. Булмагач, без республика прокуратурасына яздык.

Аннан да җыелыш булган дип җавап бирделәр. Аннан соң Мәскәүгә хат яздык. Генпрокуратура эшне тикшерергә Казанга җибәрә. Бер айдан артык вакыт узгач, Кукмарадан килгән җавап хаты сүзгә-сүз кабатланып килә.

Римзил Вәли. Ягъни беркетмә ялган икәнлеген сез исбатлый алмагансыз.

Илдус Корбанов. Әйе, моны исбатлап булмады. Исемлеге булмаса да, протокол үз көчендә дип баралар.

Римзил Вәли. Ә беркетмәнең ялган икәнлеген дәлилләүче шаһитләр бармы соң тагын?

Илдус Корбанов. Дөрес түгел дип дәлилләп, утыз кеше кул куеп, хатны Мәскәүгә җибәрдек. Әмма элекке (исемлексез) протокол дөрес дигән җавап кабат килде.

Канун нигезендә булса, беркетмәдә күрсәтелгән җирне без белдерүсез дә ала алабыз. Әмма без газетка белдерү бирдек. Районда русча чыгучы газетта бастырдылар. Редакторга баргач, кая телим – шунда бастырам, диде. Прокуратурага баргач, сезгә барыбер бит, диделәр.

Икенче мәсьәлә: бер ай эчендә биш кеше исеменнән безгә каршы белдерү чыкты. Бу кешеләр белдерүдә бирелгән җир пайларын бүлеп алабыз дигәнгә каршы. Ни өчен безгә каршы булуларын сорап, яздырып алдык. Алар без каршы дигән кәгазьгә кул куймадык, диделәр. Кул куярга кушкач та, без каршы түгел, шуларга (безгә) җир бирегез инде дидек, дип әйттеләр.

Райнур Шакир. Илдус әфәнде, күп урыннарга мөрәҗәгать иткәнсез. Хәзерге вакытта эш нәрсәгә терәлеп калды?

Илдус Корбанов.
Хәзер ызанлаучы табып булмый. Безнең райондагы оешма шәхси. Кемгә телибез, шуңа ызан ярабыз, диделәр.

Райнур Шакир. Республикада бары тик сез генә түгел бит. Башка районнарда җир пайларын алырга теләүчеләр белән элемтәгә кердегезме соң?

Илдус Корбанов. Алар белән элемтәгә кермәдек. Ишетеп торабыз, Сабада, Балтачта да каршы килмиләр.

Римзил Вәли. Фермерларның берләшмәсе бар. Анда барып җиттегезме?

Илдус Корбанов. Республиканың фермерлар берләшмәсенә барып җитмәдек, районныкына кердек. Сезнең җирегез бармы дип сорадылар. Юк дигәч, алайса йөрмәгез, җирегез булса килерсез дип әйттеләр.

Римзил Вәли. Ә мал булу саналмыймы?

Илдус Корбанов. Күрәсең, саналмый. Җирләр барып чыкмагач, үзебез шушы кешеләрнең беркетмәсен төзәргә булдык. Моның өчен белдерүләр бирдек. Щитларга элдек. Шушы җыелыш булмый дип, Фәттахов белдерүләр элде. Ул безгә клубны ачтырмады.

Канун нигезендә, сезгә каршы кешеләр бар, диде. Каршы кешеләр булгач, җыелыш булырга тиеш түгел, диде. Беркетмә үз көчендә булыр өчен, сиксән кеше булырга тиеш иде. Җиде кеше җитмәү аркасында җыелыш үз көченә керә алмыйча калды.

Райнур Шакир. Ни өчен башка районнарда район башлыклары җир пайларына каршы килми? Ә сезнең сүзләргә караганда, Кукмарадагы җитәкчелек каршы килә?

Илдус Корбанов. Минемчә, Кукмарадагы инвестор – “Вамин” ширкәте безнең җирләрне үзенә алырга уйлый. Башка районнарда бирәләр бит.

Римзил Вәли. Әйдәгез, бу теманы япмыйк. Шушы мәсьәләдә катнашкан район администрациясеннән, авыл хуҗалыгы министрлыгыннан, фермерлар оешмасыннан, “Вамин” ширкәте вәкилләреннән аңлатма бирүләрен сорыйк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG