Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстан җитәкчелеге талибларны сөйләшүләргә чакырды


Әфганстан вице-президенты Мөхәммәд Кәрим Хәлили
Әфганстан вице-президенты Мөхәммәд Кәрим Хәлили
Бүген Әфганстан хакимияте талибларны тынычлык сөйләшүләренә кушылырга чакырды. Ил хөкүмәте әнә шундый тәкъдим белән чыкты.

Әфганстан вице-президенты Мөхәммәд Кәрим Хәлили тәкъдим кире кагылган чагында, талибларны да “Әл-Каидә” башлыгы Осама бин Ладен язмышы көтә, дип кисәтте.

Билгеле булганча, бин Ладен 1 майда Пакстанда АКШ махсус хезмәте үткәргән операция вакытында юк ителде.

Хәлили әлегеләр хакында Кабулда ачылган ике көнлек конференция вакытында әйтте. Чара Әфганстанда тынычлык урнаштыруга багышлана.
XS
SM
MD
LG