Сүриядә президент Бәшәр Әсадның хакимияттән китүен таләп итеп халык күтәрелешләре башланганнан бирле 757 тыныч кеше үлгән.
Бу хакта Сүрия хокук яклаучыларның берсе Әммар Гураби белдерде. Аның сүзләренчә, үлгәннәрнең исемлеге төзелгән. Анда аларның яше, үлем сәбәбе һәм кайда үлүе күрсәтелгән.
Гураби соңгы ике ай эчендә илдә меңнәрчә кешенең кулга алынуын әйтә. Тугыз меңләп кеше әлегә кадәр төрмәләрдә кала.