Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш ветераннарын торак мәсьәләсе рәнҗетә


Җиңү көне бәйрәмендә катнашкан ветераннар, 9 май 2011 ел, Казан
Җиңү көне бәйрәмендә катнашкан ветераннар, 9 май 2011 ел, Казан

Җиңү көнендә сугыш ветераннарына кадер-хөрмәт күрсәтелсә дә, башка көнне аларга зарланырга һәм еларга да туры килә.


II дөнья сугышы тәмамлануның 66 еллыгына багышланган тантаналы утырышларда, 9 майда шәһәр үзәгендә үткән йөрештә, телевидение тапшыруларында нацизм белән көрәшкән, ачлыктан интеккән, гомер буе армый-талмый эшләгән бу буынга рәхмәтләр укылды, алар хөрмәтенә биюләр башкарылды, җырлар җырланды, салют атылды.
Татарстан президенты белән очрашуда булган ветераннар, 9 май 2011 ел, Казан
Ул көнне “Татарстан-Яңа Гасыр” каналында дәүләттән фатир алган һәм сөенечләре эченә сыймаган бер төркем ветераннарны да күрсәттеләр. Авыл картлары телеэкраннардан “өебездә җылы су, газ, туалет булсын дип, гомер буе хыялландык”, диде.

Әмма бу бәйрәмне күңелсез уйлар белән каршы алган кешеләр дә шактый. Аларның саны йөзләп түгел, меңләп исәпләнә.

Кемгә шатлык – кемгә күз яшьләре


Ветераннарга тиешле йортлар вакытында төзелеп бетмәгән, төзелгән очракта да, аннан-моннан, ашык-пошык эшләнгән. Шундый хәлләрнең берсе турында, күптән түгел “Вечерняя Казань” газеты да язып чыккан иде. Аксубайда яшәүче сугыш ветераны Анатолий Матросов, Казаннан хәбәрче чакыртып, аның өчен салынган яңа йортны күрсәткән. Аның түбәсе дә ага, идәннәре дә ярык, ишекләре дә ямаулы икән. Ветеран иске йортта яшәп тора, чөнки яңасында яшәп булмый, ди.

“Безнең гәҗит” һәм башка татар матбугат чараларында су, канализация кебек уңайлыклары булмаган өйләрдә гомер итүче авыл ветераннарының төрле сәбәп белән исәпкә куелмавы, йортлары нык булган өлкәннәрнең ничектер балаларына фатир алып бирүләре турында хатлар басылып килде.

Сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү програмы нигезендә чиратка куелган кешеләрнең дә билгесез сәбәпләр белән арткарак кичектерелүе, кемнеңдер алгарак күчерелүе турында күп ишетергә туры килә.

Муниципаль районнарда ветераннар торагы мәсьәләсен багучы оешма җитәкчеләренең ришвәтчелектә шикләнелеп эштән алыну очраклары да билгеле. Мәсәлән, Яшел үзән районы идарәсендә шундый хәл булган.

Инде чираты җитеп, торак сертификатын алган кешеләр дә шатлана алмый, чөнки аларга тиешле йортлар әле салынып бетмәгән, салынса да, андагы акшарлау, буяу эшләре тәмамланмаган, яки бик сыйфатсыз эшләнгән.

Картларны 16нчы катка йөгертү
Бу йортта ветераннарга 125 фатир бирелгән, Завойский урамы, Казан.

Казандагы төзүчеләр өстән кушылган боерыкны үтәп, 9 май бәйрәменә өлгертергә тырышкан. Бер төзелеш ширкәте Касимовлар урамындагы 16 катлы йортка ветераннарны фатирларын карарга да чакырган, әмма лифтны кабызмаган.

80-90 яшьлек картлар югары катларга менә алганнары менгән, калганы аста карап калган.

Алар баскычтан менә алмаулары турында елый-елый шәһәр телеканалына сөйләде, балалары ремонтның аннан-моннан, урынына җиткереп эшләнмәвеннән зарланды. Шәһәр телевидениесе бу хәлләрне күрсәткәннән соң, 16 катлы шул йортта лифт эшләп киткән икән.

Фатир кемгә эләгә?

Шушы һәм башка мисаллар Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә тикшерелде. Анда чыгыш ясаган Татарстанның социаль яклау, хезмәт һәм мәшгульлек министры Айрат Шәфигуллинның әйтүенә караганда, тагын 2676 ветеран хакимият вәгъдә иткән фатирларын көтә. Барлыгы 11 меңнән артык кешегә яңа торак бирелгән икән, бу – килешүләр төзегән кешеләрнең 97%нан артыгы.

Министр сүзләренчә, хәзерге вакытта федераль бюджеттан 803 миллион сумның килүе көтелә. Һәр ветеранга 1 миллион сумнан аз гына ким сумманың бирелүен исәпкә алганда, чиратның да шул хәтле кешегә кыскаруын фаразларга мөмкин. Әмма яңалар да өстәлеп тора. Министр Шәфигуллин сүзләренчә, 2011 елда чиратка тагын бер меңнән артык кеше баскан.

Түрәләргә шелтә генә белдерелде

Хакимиятнең вәгъдәләренә һәм матур сүзләренә ышанган өлкәннәр, исән чакта чиратның аларга җитүенә өметләнеп яши. Күбесе инде 80не тутырган, 90ны узган әби-бабайлар да бар. Аларның һәр көне санаулы.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ветераннар йортларын вакытында төзеп бетермәгән, бу программаны тиешенчә үтәмәгән түрәләргә эштән куу белән янаган иде. Әмма Җиңү көне алдыннан үткән киңәшмәдә берничә кешегә: Әгерҗе, Аксубай районнары җитәкчеләренә, Торак фонды башлыгына, Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районы җитәкчесенә шелтәләр генә белдерелде.
XS
SM
MD
LG