Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җиңү көнендә Украина белән Русия арасында киеренкелек чыкты


9 майны бәйрәм итү һәм аны ничек билгеләү мәсьәләсе Мәскәүнең Балтыйк илләре белән генә түгел, инде ут күршесе Украина белән дә араларын агулый. Русия Җиңү бәйрәмен үзенчә генә билгеләүне кабул итә, Украинаның көнбатышында исә башкача уйлаучылар да шактый.

Европадагы иң дәһшәтле сугышның соңгы көне саналган 9 май Украинаның көнбатышында яткан Львив (Львов) шәһәрендә чын мәгънәсендә урам сугышлары белән билгеләнде. Украин милләтчеләренең "Свобода" хәрәкәте вәкилләре белән урыс активистлары арасында бәрелеш булып алды, соңгылары Львив шәһәренә Украинаның көнчыгышыннан махсус Җиңү көнен билгеләргә дип килгән иде. Алар арасында Русия белән бергәлекне яклаучы "Русское единство" тарафдарлары шактый булды.

Соңрак "Свобода" төркеме Икенче дөнья сугышында Кызыл Армия ягында сугышкан ветераннарны совет гаскәриләренә куелган һәйкәлгә җибәрмәскә тырышты, алар утырган автобусның юлын каплады. Шунда ук милләтчеләр Русия консуллыгы хезмәткәрләренә дә ташланып, аларның Русия байрагы төсләрендәге тасма белән бизәлгән чәчәк такыяларын тартып алды һәм аларны җиргә салып таптады.



Бу бәрелешләр җирле милиция ярдәмендә генә туктатылды. Хәзер инде Русия ягы Львивтагы хәлләрне кискен тәнкыйтьләп, Украина хакимиятен ваемсызлыкта, милләтчеләргә каршы тиеш чаралар күрмәүдә гаепли һәм кайбер рәсми шәхесләр аша, бу ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне суыта ала дигән ишарәләр ясый.

Русиянең тышкы эшләр министрлыгы ясаган махсус белдерүдә, Украинаның хокук саклау оешмалары һөҗүм итүчеләрне тиз генә ачыклап, аларга тиешле җәза бирер һәм киләчәктә андый хәлләргә юл куймас дигән өмет белдерә. Ә Дәүләт думасындагы кайбер депутат-державникларны бу тагын да кырысрак белдерүләр ясауга этәрә - алар Русия Львивтагы бәрелешләрне болай гына калдырырга тиеш түгел, аңа тиешле җавап бирергә кирәк дип, истерияне тагын да куерта.

9 май вакыйгалары уңаеннан Львив хакиме Андрей Садовый урыныннан китүен белдерде. Аның сүзләренчә, бәрелешләр хокук саклау оешмаларының булдыксызлыгы аркасында килеп чыккан (алар турыдан-туры Киевтәге хөкүмәткә буйсына). "Ни өчен урыс фашистлары әле һәйкәлгә барганда ук үзләренең байракларын тартып чыгарган? Нигә хокук саклаучылар моңа битараф калган? Милиция чукмарлары белән Львив халкын кыйнап, урыс провокаторларын яклаган, ни өчен? Болар барысы да алдан әзерләнгәнгә ошап тора," дип белдерә Садовый.

9 май бәйрәменә мөнәсәбәт Украинаның көнбатышында бөтенләй башка, бу бер дә яңалык түгел. Герман нациларын җиңеп алар урынына советларның килеп урнашуын андагы халык, Мәскәү теләгәнчә, тик уңай гына сүрәтләнгән нәрсә итеп күрми. Алар өчен бу бер золым хакимиятнең икенчесенә генә алмашуы. Көнбатыш Украинада совет хакимияте урнашканнан соң дистәләгән меңнәрчә кеше Себергә сөргенгә куыла, төрмәләргә утыртыла.

Львив һәм Ивано-Франкивски өлкәләрендә җирле шуралар гомумән совет тамгаларын һәм символикасын куллануны тыйган карарлар кабул итте.

Шуңа да 9 майга Львив шәһәренә Русия белән берләшүне яклаган урыс милләтчеләренең махсус оешып килүе, һәм аларның йөрешендә Русия дипломатларының да катнашуы шактый гына сораулар уята.

Русия рәсмиләре мондый шикле алымнарны берничә ел буе Балтыйк илләрендә дә кулланып карады. Моның бар нәтиҗәсе - ул халыклар һәм дәүләтләр арасында үзара дошманлыкны гына арттырды. Шуңа да карамастан, Мәскәү Җиңү бәйрәмен үзенең сәяси максатларын алга сөрүдә куллануын дәвам итә.
XS
SM
MD
LG