Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:30

Уфада яшәүче танылган шагыйрә Фәния Гафар кызы Чанышева Башкортстанның Бүздәк районындагы данлыклы татар авылы Күзәйдә туып үсә. Халкыбызга әллә никадәр затлы-зыялы шәхесләр биргән авыл ул. Татар морзалары Чанышевлар, Еникеевлар, Кинзикеевлар бу якларның данын бик еракларга таныткан. Фәния ханым белән сөйләшүебез шушы хакта фикер алышудан башланды.


– Фәния апа, сезнең төбәк элек-электән милләтебезгә укымышлы кешеләрне бихисап биргән. Танылган галимнәр, табиблар, хәрби офицерлар, иҗат зыялылары, кыскасы, милләт хадимнәре мулдан чыккан як ул Күзәй авылы. Сез әдәбият юлын сайлагансыз. Гаиләгездә нәфис әдәбият күп булу, китапларга мөкиббән булу этәргеч бирдеме моңа?


– Китаплар чыннан да бик күп иде безнең өйдә. Минем әтием татар әдәбиятын бик тә ярата, күп китаплар укый иде. Үзе өчен генә дип шигырьләр дә яза иде әтием. Габдулла Тукайның, Мәҗит Гафуриның шигырьләрен яттан сөйли иде ул. Гомумән, безгә кечкенәдән шигырьләр укып үстерде ул. Бик нечкә тойгылы, хисле кеше булды әтиебез. Үзе дә шигырьләр язса да, аларны кайдадыр бастыру турында уйламады. Мин аның бер шигырен яттан белеп йөри идем. Ләкин нигәдер шуны үз вакытында сүзгә-сүз язып калдырыйк дигән уй башыбызга килмәгән. Хәзер инде ул шигырь дә онытылып беткән диярлек.

Әткәй кыска гомерле булды безнең, 60 яшенә чак-чак барып җитте. Нәфис әдәбиятка килүемдә әтиемнең шифалы йогынтысы көчле булды, дип уйлыйм. Өч ел гына урыс мәктәбендә укып та, урыс шагыйрьләренең шигырьләрен дә яттан сөйли иде ул. Шуңа күрә дә мин шигъриятка гашыйк булуым белән әтием алдында бик тә бурычлымын.

– Балачагыгыз авыр елларга туры килгән. Ничегрәк истә калган ул вакытлар?

– Без гаиләдә бик ишле идек. Әтием мәрхүмнең язмышы бик авыр булган. Аның беренче хатыны бәби тапканда үлгән. Ике баласы ятим калган, өченче баласын тапканда гүр иясе булган ул. Шуннан әтиебезне хатынының сеңлесенә өйләндергәннәр. Бернинди сөйләп-сорашып тору булмаган ул чакта, шулай яшәп киткәннәр.

Әткәйнең беренче хатыныннан ике баласы, аннан без дә бер-бер артлы җиде бала өстәлдек. Шулай ишле балалы гаилә булдык. Һәр бала күпмедер яшькә җиткәч, алты-җиде яшьләрдә үк тормышның мәшәкатьләренә җигелә торды. Һәрберебезнең үз бурычы булыр иде – кемдер каз бәбкәсе карый, кемдер өй җыештыра, су ташый һәм башкалар. Зур гына бәрәңге бакчабыз бар иде, илле сутыйлык. Шул бакчаны без – балалар бергәләп эшкәртә, утый торган идек. Күп кенә агачлы җиләк-җимеш бакчабыз да булды. Иртә белән торып коебыздан су алабыз күп итеп, аны кисмәкләргә тутырабыз. Соңгарак калсак, кисмәкләр коргаксый, ярыкларыннан су ага башлый. Шулай иртә торырга өйрәндек, эш карап үстек.

Әнием бик уңган, эшчән кеше булды. Әтиебез инде авыл зыялысы иде. Башта ул Ахун волостендә писарь булып эшләгән. Шул чагында аның иң зур бәхетсезлеге дә булган. Кызыллар аны “син акларга хезмәт итәсең”, дип яла ягып, салкын көз көнендә, унике чакрымдагы Сабай авылына, атлар кырыннан йөгертеп, алып киткәннәр. Барлык рәтле киемнәрен салдырып алып, иске, сәләмә кием-салым гына ыргытканнар да, мал абзарына ябып куйганнар әтине. Шунда ул төн чыккан. Бу абзар-зинданнан аны җизнәсе, күпмедер иген биреп, азат иттергән, коткарып калган. Әмма әтием салкын тидереп, бик каты чиргә сабышып кайткан, тора-бара үпкә авыруы да эләктергән ул. Шуңа да әтиемнең сау-сәламәт чагын хәтерләмим. Гел чир белән көрәште ул. Шулай булуына карамастан, гомере буе безнең өчен тырышты ул.

Нечкә күңелле булуы белән бергә, һәрвакыт безнең кием-салымнарыбызны хәстәрләүче, бөтен әйберне табучы-юнәтүче булды безнең әткәй. Әниебез исә йорт эшләрендә уңган булуы белән бергә колхозда да алдынгы иде. Ударница дигән исем йөртте ул. Бик күп көлтәләр бәйләп, башка эшләрдә дә өлгер, җитез булып, алдынгылыкны бирмәде. Менә шундый эшчән гаиләдә үстем мин.

Әтиемнең акыллы булуына әле дә сокланам. Менә мин шушы яшемә җиткәндә дә, аның игелекле гамәлләрен хәтерләп, хәйран калам. Ач та, ялангач та итмәде ул. Шулкадәрле күп газаплар кичереп тә, матур күңелле, йомшак бәгырьле булып кала алды әткәй. Балалар да үз юлын таба торды тормышта.

Иң зур абыем Казанда укып фельдшер-акушер булды, сугышка алынды, аннан исән кайткач та, озак кына табиб булып эшләде. Гаиләдәге икенче бала – Әминә апам хәзер 90 яшькә җитеп килә. Бәетләр, шигырьләр яза, аларны район гәзитендә бастырып тора. Саҗидә апам югары белемле табибә иде. Аннан соң мин дөньяга килгәнмен. Миннән соң туган Шамил энем рәссам иде, ул юк инде хәзер. Аннан соң Тәзкирә сеңлем туды. Ул минем кул астында тәрбияләнде. Җиденче сыйныфны укып бетергәч тә, мин аны Уфага үз яныма алдым, минем янда унынчы сыйныфны бетереп, аннан университетны да тәмамлаганчы, безнең тәрбиядә булды. Иң төпчек сеңлем Лилия дә медицинаны сайлады. Шулай итеп, тормышлар ничек кенә кыен булса да, әти-әни безгә югары белем алырга мөмкинлек тудырырга тырышты. Безнең – балаларның туганлык-татулык хисләре гомер буе дәвам итә. Бер-беребез өчен җан атып, өзелеп торабыз, һәрберебезнең язмышы өчен борчылабыз, ярдәм кулы сузабыз.

– Ә үзегезнең Уфага чыгып китүегез ничек булды, укырга керү нияте белән юлландыгызмы?

– Әйе белем алу теләге зур иде. Нәкъ без мәктәпне беткәндә генә аттестат бирү тәртибен керттеләр. Әмма аны алу белән дә кыенлыклар туды. Ни өчен дигәндә, сугыш елларында укыту да чамалы гына булды. Чөнки күпчелек укытучылар фронтка китте. Урыс теле укытучысы Галим Сөләйманов, ботаника укытучысы Фазыл Терегулов, тарих укытучысы Һади Ямалиев, төрле дәресләрдән керүче бертуган Гыйльметдин белән Нәҗметдин Сөләймановлар – барысы да сугышка алынды һәм кире әйләнеп кайта алмады. Һәрберсенең гаиләсе, балалары ятим торып калды.

Без – укучы балаларның салкын сыйныф бүлмәләрендә күп дәресләр булмаудан аптырашып утырган чаклар бүгенгедәй хәтердә әле. Шуңа күрә безнең Күзәй урта мәктәбендә дә, күршедәге Килем мәктәбендә дә бер генә бала да чыгарылыш имтиханнарын тапшыра алмады.

Бүздәк район үзәгеннән комиссия килеп имтиханда булган иде. Инша яздырдылар. Минем язмамны караганнар да, яхшы язылган дип бәяләгәннәр. Ләкин бу бала барыбер башка имтиханнарны бирә алмас, дип мине дә башка сынауларга үткәрмәделәр һәм аттестат миңа да эләкмәде. Шуннан мин ашлык кайтара торган токка мөдир булып эшкә урнаштым. Күрше Ахун авылында минем ахирәтем бар иде Сара исемле. Шул әйтә миңа:”Карале, Фәния, Уфада имтиханнарны бирә алсаң, институтка аттестатсыз да алалар икән, мин имтиханнар биреп кайттым”, ди. Шуннан мин дә, Аллага тапшырып, чыгып киттем башкалага.

Кәшифә дигән ахирәтем белән бер фатирга урнаштык та, имтиханнар тапшыра башладык. Урыс теленнән иншаны “дүртле” билгесенә язганмын булып чыкты. Аннан башка имтиханнарны да уңышлы тапшырдым. Күп тә үтми, институтка кабул ителүем хакында хат килеп төште. Мин тарих-әдәбият факультетына укырга кабул ителергә тиеш идем. Әмма анда болай да кеше күп дип, мине әдәбият факультетының башкорт бүлегенә сайлап алдылар. Шулай итеп миңа башкорт талибәсе булып китү язган икән. Менә шундый борылыш булды татар кызына. Ул минем алдагы бар язмышымны хәл итте дә инде. Анда бармак белән генә санарлык фронтовик егетләр бар иде. Булачак әдипләр Хәким Гыйләҗев, Гыйлемдар Рамазанов, Рифкать Мәхмүтов, сугышка бармаганнардан – Фәрит Исәнгулов, Агиш Гыйрфан белән бергә укыдык. Дүрт ел буе белем кыяларын кимереп, диплом алып чыктык. Мине Кыйгы районы Абзай авылы урта мәктәбенә башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы итеп эшкә җибәрделәр.

– Ә Гыйлемдар ага белән якыннан танышуыгыз, мәхәббәт хисләре институтта укыганда ук бөреләндеме?

– Иң беренче күрешүебез укый башлаганда булды. Институт бинасы алдында торганда, Гыйлемдар миңа карап торды да: “Бу кыз бигрәк бәләкәй бит, моны әнисе ничек курыкмый җибәрде икән?”, ди. Бу аның беренче эндәшүе булды. Мин аңа бер сүз дә җавап кайтармадым, гарьләндем инде үземчә. Чөнки ул чакта ук без эшкә яраган, сугыш чорында әллә күпме авыр эшләр башкарган кызлар идек ич инде. Шуңа да, Гыйлемдарның миңа бала-чага итеп каравына ачуым килеп, дәшмәдем. Ул һаман сүзен дәвам итә:”Кайда торасың, кайтырга курыкмыйсыңмы соң?”, ди. Үзенчә үрти инде, абый кеше сурәтенә кереп. Үзе ул башка кызлар белән дә йөрде. Ә шул ук вакытта миңа килеп эч серләрен сөйли иде. Кызык тоела иде бу хәл миңа. Үзе мине башка егетләр озатканны яратмый, аларны гел читкә җибәрергә, миннән биздерергә тырышты.

Бер тапкыр миңа үпкәсен белдерә: “Мин сине икенче егет белән күрсәм, җаныма урын таба алмыйм”, ди. Менә шунда беренче тапкыр аңладым аның миңа булган хисләрен, җитди ниятләрен. Дөрес, Гыйлемдар белән бер-беребезгә омтылуларыбыз үлеп гашыйк булу дигән сыйфатта ук булды, дип әйтә алмыйм. Әмма рухи якынлык булды, әлбәттә. Минем әдәбиятка, шигърияткә кечкенәдән бик гашыйк кеше булуым да яшь шагыйрь Гыйлемдар белән якынайтты, билгеле.

Шигърияткә гашыйкмын дигәннән, бер мисал китерәсем килә. Тукайның “Шүрәле” поэмасын мин сәхнәдән яттан сөйли идем. 22 минут буе бара ул, халык тын да алмый тыңлый. Такташның бик күп шигырьләрен яттан белеп, сәхнәләрдән сөйли идем. Кыскасы, илаһи шигърият Гыйлемдар белән ныклы дуслаштырды. Институт беткәч, Гыйлемдар Бөре шәһәренә, ә мин Кыйгы районына эшкә киттем. Хатлар, шигырьләр язып торды миңа Гыйлемдар. Шуннан, бер ел эшләгәч, мин туган авылыма кайткан идем, Гыйлемдар шунда килеп бездә бер атна яшәде дә, мине соратты. Авыл советында язылыштык та, мине Уфага алып китте ул. Ә бер айдан яшь ирем Мәскәүгә аспирантурага укырга китте. Мин исә эшләгән җиремә юлландым. Тагын хатлар алышып тордык. Кыйгыга кышкы каникулында килеп яшәп тә алды, шунда табигатьнең гүзәллегенә сокланып, матур поэма да язды Гыйлемдар. Шул язда кызыбыз Гөлшат туган иде. Аерым-аерым яшәп булмый дип Мәскәүгә күчендек. Шулай итеп минем үз һөнәрем буенча эшем бүленеп калды һәм тормышымның зур гына өлеше Гыйлемдарның иҗатына уңай шартлар тудыруга һәм балалар тәрбияләүгә багышланды.

– Әдәби иҗатка керешүегез кайчан һәм ничек булды? Кемдер киңәш иттеме, син язарга тиешсең, дип, әллә инде үзегез шул фикергә һәм теләккә өлгереп җиткән идегезме?

– Ныклап иҗатка керешүем 1968 елда булды. Ниндидер буылып торган буа ташкыны ерылып киткәндәй булды. Шул елны гына да бер җыентыклык шигырьләр иҗат иттем. Ләкин аңа кадәр шактый юл үтәргә туры килде. Шушы уңайдан бер вакыйганы искә төшерәсем килә.

1955 елда Мәскәүдә Башкорт әдәбияты декадасы оештырылган иде. Башкалага барганда поездда шагыйрь Гайнан Әмири белән бер вагонга туры килдек. Юл буе сөйләшеп бардык. Шунда Әмири миңа: “Фәния ханым, Сез язышмыйсызмы?”, диде. “Юу-ук, минәйтәм, минем башыма да килгән нәрсә түгел, чөнки язучы кешеләргә Аллага караган кебек карыйм”. “Ә Сездә бит потенциаль шагыйрә утыра”, ди юлдашым. Менә шул сөйләшүдән соң, 13 ел үткәч, шигърияткә килеп кердем һәм бер ел эчендә бер китаплык әсәрләр яздым.

Шигырьләрем башта “Кызыл таң” татар гәзитендә басылды. Гайнан Әмири ул чакта Язучылар берлегендә поэзия секциясен җитәкли иде. Минем кулъязма җыентыгымны секция утырышы тикшерүенә куйды ул. Шунда минем шигырьләрем хакында бик матур, җылы фикерләр әйтелде. Хәким Гыйләҗев, Ким Әхмәтҗанов, Суфиян Сафуанов һәм башка чыгыш ясаучылар “бу китапны нәшер итәргә кирәк”, дип карар кылдылар һәм кулъязманы 1970 елда нәшриятка тәкъдим иттеләр. Әмма, төрле сәбәпләр аркасында, өч ел ятты ул бер хәрәкәтсез. Шуннан ул кулъязмам талантлы шагыйрь Марат Кәримов кулына эләккән. Шигырьләремә югары бәя биреп, “бу китапны мотлак чыгарырга кирәк”, дип матур рецензия дә язып нәшриятка биргән ул. Шулай итеп беренче китабым аның җиңел кулы белән дөнья күрде. Аннан соң икенче, өченче, ... унынчы китапларым берниди каршылыксыз нәшер ителә торды, Аллага шөкер.

– Шигырьләрегезне, гадәттә, кайсы телдә язасыз?

– Шигырьләр башта, нигездә, гәзит-журналларда дөнья күрә, аннан соң китап булып басылып чыга. Шуңа күрә татар басмаларына мин ана телемдә язып тапшырам, башкорт матбугатына исә - башкорт телендә. Ике телдә дә җиңел язам, чөнки институтта да башкорт бүлегендә укыдым, аннан Уфада башкорт әдипләре белән аралашу да телне камил дәрәҗәгә җиткерде.

Фәния Чанышева тормыш иптәше Гыйлемдар Рамазанов белән
– Тормыш юлдашыгыз Гыйлемдар ага үзе шагыйрь, үзе танылган галим дә иде. Яңа әсәрләрегезгә беренче булып бәяне ул бирә идеме?

– Укып чыга иде ул, хурлаганы булмады, теге җирен болай ит, бу урынын шулай төзәт, дип киңәш биргәне булмады.

– Димәк, баштан ук камил әсәрләр иҗат ителгән инде?

– Белмим инде. Һәрхәлдә, шигырьләрем җанымнан, бәгырем түреннән чыккан хис-тойгылар белән сугарылган. Шуңа да аларга башка кеше кагыла алмый. Мин беркайчан да “кая, утырып шигырь языйм әле”, дип махсус рәвештә үземне өстәл артына утыртмадым. Шигырьне мин иң әүвәл уйлап йөрим, күңелемдә өлгертеп бетерәм, шуннан соң гына кәгазь битләренә төшерәм. Шуңа күрә китапларымдагы һәммә шигырьне яттан беләм мин.

– Сез Татарстанның күренекле әдипләре, сәнгать осталары белән дә самими аралашып яшәгәнсез дип беләм. Алар Уфага килгән чакта да, үзегез Казанга барганда да?

– Әйе, Казаннан килгән бер генә язучы да безнең йортта булмый калмагандыр, мөгаен. Чөнки Гыйлемдар һәрчак кешеләр белән шултиклем дустанә яши иде. Фронтта вакытта ук ул Риза Ишморат, Гали Хуҗи белән бергә булган. Казаннан кем генә килсә дә: “Фәния, бүген табын әзерлисең, Казаннан каләмдәшләр килгән. Матур итеп сөйләшеп утырыйк”, - ди торган иде. Ә инде Уфада Татарстан әдәбияты көннәре булганда, һәммә кунакларны зур мәҗлескә җыя идек. Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Фатих Хөсни, Шәрәф Мөдәррис хатыны Ләбибә Ихсанова белән, Әдип Маликов Саҗидә Сөләйманова белән, Гариф Ахунов хатыны Шаһидә белән Ибраһим Нуруллин хатыны Розалина белән һәм башка дистәләрчә талант ияләре безнең эчкерсез сөйләшүле табыннарыбызда булды.

Үзебез Казанга барганда без дә шулай ук бик кадерле кунак була идек. Без гаиләбез белән Казанга беренче тапкыр 1960 елда бардык. Гыйлемдар рухи мәркәзебезгә Мәҗит Гафури хакында докторлык диссертациясе өстендә эшләү өчен барган иде. Шул чакта күп кешеләр белән аралаштык, танылган шәхесләрнең бакча йортларында, фатирларында кунакта булдык. Ул очрашулардагы ихлас сөйләшүләр әле дә истә.

Мәшһүр шагыйребез Хәсән Туфан белән гәп корулар мәңге онытылмаслык. Озын кичләр буе әдәбият, милли сәнгать хакында фикер алышулар, бер-береңне рухи баетулар истән чыкмаслык шул... Хәсән ага Уфага килгәндә дә күрешә идек. Гыйлемдарның 50 яшьлек юбилеена да килде ул һәм аңа багышлаган шигырен укып ишеттерде. Сара Садыйкова, Гөлшат Зәйнәшева белән дуслыгыбыз да ихлас иде. Сара апа минем дә, Гыйлемдарның да шигырьләренә матур көйләр дә иҗат итте.

– Соңгы елларда Татарстан белән Башкортстан әдипләре, гомумән, иҗат зыялылары сирәк аралаша. Нилектән икән бу?

– Әйе, өлкән әдипләр элекке елларны сагынып искә ала хәзер. Ике арада үзара йөрешүләрнең кимүе сәбәпләре мәгълүм инде. Безнең замандашлар бер-бер артлы бакыйлыкка күчә, ә хәзерге яшь буын язучылар бик сирәк аралаша Казан-Уфа арасында. Әлеге дә баягы тизлек заманы, ашкынулы чор инде, шуңа да яшьләрне гаепләп тә булмый. Минем үземне, мәсәлән, хәзер Казан белән бары тик якын ахирәтем Розалина Нуруллина гына бәйләп тора. Аның белән телефоннан сөйләшеп, хатлар алышып торабыз, рәхмәтем зур аңа.

– Фәния апа, Гыйлемдар аганың вафатыннан соң, Сез аның әдәби мирасын барлау, җыйнап нәшер итү тәңгәлендә дә зур эшләр башкардыгыз дип беләм?

– Хәлем җиткәнчә инде. Аның ике шигырьләр җыентыгын әзерләп биргән идем китап нәшриятына. Берсен 75 еллыгына чыгардылар, икенчесен – 80 еллыгына. Шуннан истәлекләр китабын да төзедем. Үзем дә ул җыентыкка байтак хатирәләр яздым. Өлкән кызым Гөлшат та истәлекләрен әзерләде. Шуннан Гыйлемдарның күп кенә иҗатташлары, дуслары язган хатирәләр керде. Тагын өч әдип хакында да истәлекләр урын алган ул китапта.

– Ә үзегезнең иҗат бүген күбрәк кайсы юнәлештә: шигырьләр иҗат итүдәме, әллә истәлекләр язудамы?

– Нигездә истәлекләр өстендә эшлим. Әле күләмле генә 29 истәлек-язмамны әзерләп беттем якыннан аралашкан шәхесләр турында. Аларны бер җыентык итеп чыгарырга дип нәшриятка тапшырдым. Шул китапны киләчәк буынга бүләк итеп калдырасым килә. 85 яшем тулып килә бит инде, аны үзем дә күреп өлгерәсе иде.

Элек чын дуслык, самими аралашулар булган. Менә шуларны алдагы яшь буын да укып, белеп үссен иде. Хәзер инде безгә үткәннәрне сагынып искә алырга гына калды. Менә яңарак элекке матур елларны ямансулап бер шигырь яздым әле:

Яңа елның тәүге көне кичли,
Туктап калдым урам чатында.
Нинди моң бу?
Әйе, Гомәр җырлый
Үтеп киткән яшьлек хакында.
“Тормыш кочагында, икәү яшь чагында
Утырттык без яп-яшь имәннәр”.
... Шушы моңнан урам тынып калган,
Чал каеннар башын игәннәр.
Ак кар күмгән юлдан атлап барам,
Күпме еллар йөге иңемдә.
Бер мизгелгә күңелем кошы оча,
Кире кайтмас яшьлек иленә.
Моңлы затлар, мең-мең рәхмәт сезгә,
Тибрәндереп күңел кылларын,
Йөрәк көче, җан җылыгыз белән
Мәңге яшәтәсез җырларны.

Автордан: Фәния Чанышева үтә дә тыйнак кеше. Тормыш-көнкүрештә генә түгел, ә әрсез әдәби мохиттә дә матур күңелле кеше булып кала белде ул. Башкалар терсәкләрен тырпайтып мактаулы исемнәр, дан-шөһрәт даулаган чакта да читтәрәк, аулактарак булырга тырышты ул. Беркемгә каты бәрелмәс, киресенчә, ярдәмгә мохтаҗ һәр кешегә кулдан килгәнен эшләргә тырышкан изге зат ул. Фәния ханым институтта укытучы һөнәрен алып чыкса да, берничә ел гына шул өлкәдә эшләп кала.

Тормыш көтү, гаилә карау аны шушы яраткан шөгыленнән аера. “Төп үкенечем шул, башка яктан язмышым миһербанлы булды миңа”, ди Фәния апа. Ходайның теләге шулай булгандырмы, үзе дә белем көнендә - 1 сентябрьдә дөньяга аваз салган ул. Әдәби әсәрләрендә дә тормышка ана йөрәге һәм укытучы күңеле белән бага танылган әдибә.

Күпләр аны шагыйрә буларак белсә дә, Фәния ханым соңгы елларда проза жанрында да байтак эшләде. Аның “Мәхәббәт белән очрашу”, “Саумы, якты көн”, “Сагышлы сукмаклар”, “Гомерем бакчасы” “Замандашлар” исемле китапларына искитмәле матур тел белән язылган повестьлар һәм истәлекләр кергән. Әле дә кул кушырып утырмый тынгысыз әдибәбез. Үзенең 85 яшьлек гомер үренә тагын да зуррак рухи йөкләр алып менү хәстәре белән яши ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG