Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Югары мәхкәмәсе: Татарстан президенты анты кануни түгел


Рөстәм Миңнеханов ант китерә. 25 март 2010
Рөстәм Миңнеханов ант китерә. 25 март 2010

Русия Югары мәхкәмәсенең Татарстан президенты антын кануни түгел дип белдерүе белгечләр бүгенге хәлгә йогынты ясый алмас, ди.


Русия Югары мәхкәмәсе, Татарстан Югары мәхкәмәсенең “Татарстан президенты вазифаларына керешү турындагы” канунның кайбер өлешләре гамәлдән чыккан һәм федераль кануннарга каршы килә, дип белдерүен раслады. Бу хакта Regnum хәбәр итә.

Нуретдинов Миңнеханов антына каршы


2010 елның мартында Рөстәм Миңнехановның Татарстан президенты вазифаларына керешкәндә ант китерүе Казандагы бер эшмәкәр - Рамил Нуретдиновны аптырашта калдырган иде. Бер ел элек ул, Миңнеханов анты Русия конституциясенә каршы килә, дип төрле оешмаларга, хәтта Русия президенты Дмитрий Медведевка да бу хакта хат җибәрде. Нуретдинов Русиянең Баш прокуратурасына да шикаять итә.

Генераль прокуратура идарәсе таләбе белән Татарстан Югары мәхкәмәсе 3 мартта “Татарстан президенты вазифаларына керешү турындагы” канунның кайбер нигезләмәләре, дәүләт суверенитеты турындагы өлеше, көчен югалткан дип белдерде.

Сергей Сергеев
Татарстан Югары мәхкәмәсе “Татарстан суверенитеты турындагы” нигезләмәне федераль кануннарга һәм шулай ук Русия конституция мәхкәмәсе карарларына каршы килүне таный. Һәм төбәк башлыклары вазифаларына керешкәндә Русия кануннарына тугрылыклы булуларын белдерергә тиеш дип күрсәтә. Шулай ук мәхкәмә канундагы “халык депутаты” һәм “республиканың сайланган президенты” дигән юллар булган маддәләр дә кануни түгел дип күрсәтелә.

Татарстан Югары мәхкәмәсе карарын Русия Баш прокуратурасы да һәм шулай ук үз ягыннан Татарстан Дәүләт шурасы да шикаять итә. Дәүләт шурасы мәхкәмә карарын кире кагуны таләп итә. Әмма Русия Югары мәхкәмәсе Татарстан Югары мәхкәмәсе карарын кануни дип таный.

Сергеев: Канунның кирегә көче юк

Әмма белгечләр, бу вазгыять бүгенге хәлгә йогынты ясый алмас дигән фикердә. Казан галиме, политолог Сергей Сергеев, Русия Югары мәхкәмәсе карарыннан соң да Миңнеханов анты Татарстанда кире кагылмас, чөнки “канун кире көчкә ия була алмый”, дип белдерде.

Киләчәктә ул президент антының кайбер өлешләре генә үзгәртелергә мөмкин, ди.

Мөхәммәтшин: үзгәрешләр президент сайлаудан соң


2010 елның ноябрендә Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан конституциясендәге кайбер маддәләргә төгәллекләр кирәклеген әйтсә дә, Татарстан президенты кимендә 2012 елга кадәр калачак, диде.

Фәрит Мөхәммәтшин
Мөхәммәтшин ул вакытта эшче төркем төзелүе турында да белдерде. Әлеге төркем Татарстан конституциясендәге кайбер маддәләрне үзгәртү тәкъдимен караячак.

Русия конституциясе мәхкәмәсе ике ел элек Татарстанның төп канунындагы суверенлык турындагы маддәне алуны таләп итте. Мөхәммәтшин әйтүенчә, әлеге таләп тә тикшереләчәк.

Regnum язуынча, ул вакытта Мөхәммәтшин, булачак үзгәрешләрнең беренче нәтиҗәләре Русия Дәүләт думасына сайлаулардан соң билгеле булачак, ә икенче этабы “җәмәгатьчелектә ыгы-зыгы тудырмас өчен” Русия президентын сайлаудан соң тәмамланачак, дип әйткән булган.
XS
SM
MD
LG