Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Алтын Урда – бөтен төрки халыкның уртак ватаны”


Альберт Борһанов конференциядә чыгыш ячый.(Борһанов архивыннан)
Альберт Борһанов конференциядә чыгыш ячый.(Борһанов архивыннан)

27 апрель-2 май көннәре арасында Төркиянең тарихи Бурса шәһәрендә Халыкара фәнни-гамәли конференция булды. “Кашгардан алып Андалузиягә кадәр төрки-ислам шәһәрләренең тарихы һәм мәдәнияте” дигән тема астында узган җыелышка Казан галиме Альберт Борһанов та катнашты.


Альберт Борһанов сүзләренчә, мондый җыелышлар Төркиядә беренче генә оештырылмый икән инде. Тәүгесе – 2009да Төркия башкаласы Әнкара шәһәрендә, 2010да Казакъстан башкаласы Астанада, һәм быел өченчесе заманында Госманлы императорлыгына башкала да булып алган Төркиянең Бурса шәһәрендә оештырылган. Ә киләсе җыелыш Казанда үтәргә дә мөмкин икән әле.

А.Борһанов тарихи Бурса шәһәрендә
Шунысы мөһим: быелгы симпозиум тагын да киңрәк итеп оештырылган иде, ди ул. Анда 28 илдән, 100дән артык галим катнашкан һәм үз темаларын тәкъдим иткән.

Альберт Борһанов конференциягә ТӨРКСОЙ оешмасы чакыруы белән барган. Татарстан министрлар кабинеты һәм мәдәният министрлыгыннан бу чара турында белдермәсәләр, әлеге зур конференциядә катнаша алмаган булыр идем, ди ул.

Казан галиме җыелышта, Татарстан югары уку йортларында Госманлы дәүләте шәһәрләренең тарихы һәм мәдәнияте ничек итеп өйрәтелә, дигән темага чыгыш ясаган.

“Төрекләр татар тарихын хөрмәт итә”

Төркиядә Татарстанга карата игътибар зур, ди ул. Аның сүзләренчә, төрекләр татарларны белемле, актив халык итеп саный.

"Төркиядә Татарстанга зур игътибар белән карыйлар. Алар безнең тарихны бик хөрмәт итә. Без үзебез генә күпнәрсәне кайсы вакытта аңлап бетермибез. Дөнья буенча караганда татар тарихы бик бөек. Төрек дәүләтен алып караганда гына да татар-башкортлар бик зур эшләр башкарган. Мисал өчен, Зәки Вәлиди, Гаяз Исхакый, Садри Максудилар һәм башкалар", ди ул.

Альберт Борһанов әлеге җыелышка Татарстанда чыккан төрле китапларны бүләк итеп алып барган, ә Казанга бик кызыклы фикерләр һәм тәкъдимнәр алып кайтканын сөйли.

“Татарстан байрагын кадерләп кабул иттеләр”

"Мин Төркиягә Татарстанның байрагын да алып барган идем. Аны үбеп кабул иттеләр. Түбәтәйне киеп, байракны күтәреп тордылар.

Бу җыелышта Казан Ханлыгы, Алтын Урда, Болгар дәүләтләренең тарихын, борынгы Төрки Каһанлыгын өйрәнү өчен махсус экспедиция төзү фикере туды. Аның планы нигезендә, төп максатыбыз – ата-бабаларыбыз тарихын өйрәнү. Археология, эпиграфика, архитектурага игътибар бирергә кирәк", ди галим.

“15 октябрьдә Казанда зур симпозиум оештыру планлаштырыла”

Альберт Борһанов сүзләренчә, мондый симпозиумның чираттагысын Казанда уздыру планлаштырыла.

"Бу турыда үз фикерләремне мәдәният министрлыгына да, хөкүмәтебезгә дә җиткерергә уйлыйм. Вакытына килгәндә исә, агымдагы елның 15 октябрен уйлап торабыз", ди ул.

“Төрки-татарларның кабер ташлары турында китап чыгачак”

"Августта төрек экспедициясе Казанга килергә тиеш. Алар аннан Башкортстанга һәм Себергә китәчәк. Төрек галимнәре борынгы кабер ташлары белән бик кызыксына. Безгә Татарстандагы бу өлкәдә эшләүче галимнәр белән, әйтик, Марсель Әхмәтҗанов, Җәмил Мөхәммәтшин кебек галимнәр белән җыелышып, борынгы төрки-татарларның кабер ташлары турында беренче китап чыгарырга уйлауларын әйттеләр.

Бу симпозиум хәзер гадәткә кереп бара. 4нчесе Казанда булганнан соң, чираттагыларын Төркиядә һәм Башкортстанда уздыру планлаштырыла", ди Альберт Борһанов.

“Юбилейлар уздыруга оста, ә Алтын Урдага игътибарыбыз аз”

"Без үзебез Алтын Урда тарихын начар өйрәнәбез. Монда Татарстанның лидерлыгы җитми. Галимнәребез бар, ләкин хөкүмәтебезнең ярдәме, галимнәребезнең игътибары җитеп бетми бу эшкә. Без кайвакытта төрле юбилейларга кирәгеннән артык әһәмият бирәбез. Ә Алтын Урда һәм Казан ханлыгына игътибар җитми.

Әйтик, казакълар безнең потенциалны, казакъ, татар һәм башка төрки халыкларны берләштереп, Алтын Урда проблемнарын күтәрергә уйлый. Бу – минемчә, зур эш. Казакъларның бик зур мөмкинлекләре бар. Моңа Назарбаев та игътибар итә.

Алла боерса, казакълар, татарлар һәм башка төрки халыклар берләшеп, шул проблемны күтәрсәк, безнең борынгы ата-бабаларыбызның тарихы, алар ирешкән тарихи, мәдәният уңышлары тагын да яхшырак аңлашылыр дип уйлыйм", ди тарихчы-археолог, Көнчыгышны өйрәнү белгече, Русия табигать фәннәре академиясенең Идел-Урал үзәге археология һәм антропология бүлеге җитәкчесе, профессор Альберт Борһанов.
XS
SM
MD
LG