Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:15

Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музееның күргәзмәләр залында фоторәссам Рифкать Якуповның “Татарлар” дип исемләнгән фотокүргәзмәсе тәкъдим ителә. Биредә төрле төбәк татарларының милли, мәдәни тормышлары чагылган.


Рифкать Якуповның татарлар, аларның чын тарихы, гореф-гадәтләре белән кызыксынуы 1971 елларда башлана. Казан Университетын тәмамлаганнан соң фотосәнгатькә тартыла башлый ул. Халыкара фотокүргәзмәләр белән таныша башлагач, аның күңелендә татарлар турында сораулар туа башлый.

“Карыйм: татарлар беркайда да күренми, ачуым килә башлады. Ни өчен? Әллә безнең халык чыңлап гаепле дөнья алдында. Шуннан күзләрем ачыла башлады инде.

Беренче чиратта, үз халкым белән якынрак танышу өчен, мин этнографик экспедицияләргә җибәрүне сорадым. Фәннәр академиясе аны ел саен оештыра, ел саен фоторәссамнарны алалар, 1971 елда мин ул командага эләктем”.
Рифкать Якупов тумышы белән Ижау якларыннан. Анда татарлар күп булса да, ул торган урында татарлар булмаган диярлек, ди ул. Шуның өчен балачакта милли тәрбия күрмәдем, урыслар арасында үстем, урыс мәктәбен тәмамладым, ди ул.
Киров өлкәсе татарлары
Тарих дәресләрендә дә, тормышта да татарларны начар халык, дип сөйлиләр иде, ди фоторәссам.

Беренче сәфәре аның Мамадыш районына була. Милләтем белән танышуым шаккатышлы булды, ди ул.

“Мин бөтенләй башка күзлек белән татарларга карый башладым. Шул беренче сәфәрдән дөнья шедеврлары алып кайттым.

Чөнки һәрбер адым дөньяны ачты. Шаккатып, елап йөрдем: ни өчен шундый тәртипле, тырыш халыкны гаеп итәләр? Башта аңлашылмады, аннары тарих китаплары укый башладым, мәгънәсе ачылды миңа”.
Шушы 40 елда Рифкать Якупов татарлар яшәгән күп кенә төбәкләрдә булып кайта. Шул исәптән, Кырым, Төмән, Сембер, Свердлау татарлары тормышын төшерә.

Мәдәният министрлыгындагы фольклор бүлеге белән экспедицияләргә чыга. Алар оештырган фольклор фестивальләрендә булып кайта.

“Анда Русиянең бөтен төбәкләреннән татарлар җыела, аны шаккатып карыйсың. Кызганычка каршы, безнең телевидение аны күрсәтми, минем бер дә күргәнем юк. Ә шул хәтле кызык гореф-гадәтләр сакланган өлкәләрдә.

Шул ук Свердлау өлкәсендә Салават Губаев дигән егет биш татар авылыннан бик көчле команда туплаган. Ел саен алар – 70-90 кеше киләләр. Җырлыйлар, бииләр, туйларны күрсәтәләр, ә костюмнарын карасаң, мин әле татарларда андыйны күргәнем юк, шундый төсле, оригиналь, әле бүгенгә кадәр аларның остаханәләргә заказ биргәннәре юк – үзләре тегәләр”.
Рифкать Якупов аеруча Сабан туйларында төшерергә ярата. Ул вакытта халык белән аралашуы җиңелрәк, “Сабантуй көннәрендә фоторәссам аеруча әйбер җыю, сөлге җыю гадәтеннән файдалана”, ди ул.

Кырым татарлары
Рифкать Якупов Русиядән тыш татарлар яшәгән күп кенә чит төбәкләрдә дә була. Биредә үзенең фотокүргәзмәләрен дә тәкъдим итә.

“Кырым татарлары күргәзмәсе белән мин Польшада булдым. Алар бик кызыксына татарлар тормышы белән. Ни өчен – чөнки аларның тарихында татарлар күренекле роль уйнаган.

Татарлар аларга тевтоннар белән сугышырга ярдәм иткән. Бер авылда булдым, беренче карашка XVII-XVIII гасырга эләккән кебек йөрисең. Сорашам: “Ни өчен яңа йортлар юк?” дим. Безгә дәүләт аларның кыяфәтен үзгәртергә бирми, диләр.

Дәүләт аларга: “Сез – безнең чын тарихыбыз. Бирегә туристлар килсен, заманында татарларның ничек яшәгәннәрен күрсен. Әгәр дә телисез икән, без сезгә ярдәм итәбез, акча бирәбез, әмма башка җирдә, ә бу авыл иске күренешендә саклансын”, ди”.
Рифкать Якупов Камал театрында фоторәссам булып эшли. Көн саен әдәби телне ишетү, китаплар уку телемне ачты, ди ул. Ничә еллар безнең чал тарихыбызны яшереп тотканнар, ди фоторәссам.

“Шаккатам, нинди көчле халык иде. Әмма бер генә кимчелеге бар: бердәм түгел без. Бер-берсен сатып, бер-берсе белән көрәшеп яши татар. Шулай дәүләтне югалттык та без”.

Рифкать Якупов
Үз вакытында Рифкать Якупов Кырымда, Екатеринбургта яши. Хәзер дә ул ел саен бер-ике айга Кырымга кайта. Кырым татарлары арасында, мин үземнем татарлыгымны күбрәк сизәм, ди ул. Телне дә алар арасында баеттым, ди.

“Кырым татарлары янында яшәдем, аларның телләре башкача. Иске авторларны укыйсың, шул ук сүзләр килеп чыга, бездә алар кулланылмый, ә Кырым татарларында көндәлек. Казан татар телен баеттым, Кырым татарлары теле аша”.
Рифкать Якуповның татарлар тормышына кагылышлы күргәзмәләре Австрия, Германия, Италия, Финляндия, Швециядә дә тәкъдим ителә.

Ә “Татарлар” дип исемләнгән төрле төбәк татарларының тормышын чагылдыручы шушы күргәзмәсе беренче тапкыр Казанда күрсәтелә. Күргәзмә 21 майга кадәр дәвам итәчәк.

Киләчәктә исә фоторәссам Урал татарлары, керәшеннәрнең тормышын төшерергә ниятли.

XS
SM
MD
LG