Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:31

Грециядә эш ташладылар


Греция һөнәр берлекләре бүген 24 сәгать дәвам итәчәк эш ташлау үткәрә. Алар ил хөкүмәте керткән катгый экономиягә протест белдерә.

Хастаханәләр, мәктәпләр, шәһәр транспорты, һава аланнары һәм портларның хезмәткәрләре эш ташлады. Бу протест илгә Европа Берлеге һәм Халыкара валюта вакыфы комиссиясе килү уңаеннан үткәрелә. Комиссия илнең финанс хәлен тикшерәчәк.

Узган ел Грециягә Европа берлеге һәм Халыкара валюта вакыфыннан 158 миллиард доллар финанс ярдәме каралган иде. Комиссия чираттагы өлешен бирү мәсьәләсен хәл итәчәк.

Илдә дефолт булмасын өчен Грециягә өстәмә ярдәм дә кирәк булырга мөмкин дигән сүзләр әйтелә.

XS
SM
MD
LG