Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:17

Молдовада чиркәү әһеле илнең “мөселманлашуына каршылык белдереп” халыкны протест чарасына чыгарга чакырды. Моннан бер айлап элек шушы илдә беренче мөселман оешмасы - Ислам лигасы теркәлгән иде.

Исламның Молдовада рәсмән теркәлүенә бер ай да вакыт узмады, инде илнең коммунистлары һәм чиркәү руханилары дәррәү аңа каршы чыкты. Баштарак коммунистлар партиясе рәисе Владимир Воронин моңа ризасызлык күрсәтте. Ул чиркәү җитәкчелегенең моңа битараф булуына бик көенүен әйтте. Воронин сүзләренчә, элек ул президент булганда да аңа мөселманнар теркәүне сорап мөрәҗәгать итә торган булган, әмма ул моңа гел каршы килгән икән.

Владимир
Ворониннан соң православ чиркәү әһелләре дә һөҗүмгә күчте. Мәскәүдәге Урыс чиркәвенә караган Кишинев һәм Молдова митрополиты Владимир, православ илендә Ислам лигасын теркәү христианнарны мыскыллау булып тора дип әйтте. Аның сүзләренчә, чиста православ илдә мондый дини оешманы теркәү акылга сыймый торган хәл. Чиркәүнең шушы әһеле исламны гомумән бер секта итеп кенә санавын да әйтте.

Ул гына да булмады, Икенче дөнья сугышында җиңү көне уңаеннан узган тантанада епископ Бельцкий һәм Фалештский Маркелл Молдовада исламның рәсмиләшүенә каршы чыгыш ясады. Һәм барлык православларны илнең мөселманлашуына каршы протест чарасына чакырды. Аның фикеренчә, бу мәсьәләгә битараф булырга ярамый, чөнки “иртәгә яки берсекөнгә инде соң булырга мөмкин”.

Молдавиядә ислам динен рәсмиләштерүгә каршы чара 18 май көнне узачак. Аны “Uniunea Speranta” дигән иҗтимагый оешма үткәрә.

Cергиу Сокирка
Молдавиядәге Ислам лигасы башлыгы Сергиу Сокирка исә чиркәү вәкилләре бу гамәлләре белән канунны боза дип саный.

“Молдова республикасы кануны бар. Без демократик принципларга нигезләнгән хокуки дәүләттә яшибез һәм җәмәгатьчелеккә шундый белдерүләр белән чыкканчы, аларга диннәр турындагы канун белән танышырга кирәк”, дип белдерде Сокирка “Интерфакс”ка.

Шул ук вакытта Мәскәү дини академиясе профессоры протодиакон Андрей Кураев епископ Бельцкий һәм Фалештский Маркелл карашы белән килешмәвен әйтте. Аның сүзләренчә, епископның алар чиркәве әһеле булуы сәбәпле, бу белдерү барлык Мәскәү патриархатының фикере буларак кабул ителергә мөмкин.

Кураев сүзләренчә, молдаваннар үзләре дә еш кына акча эшләү өчен читкә китәргә мәҗбүр. Шуңа алар кебек үк эшкә килүчеләр ихтыяҗларына каршы килү дөрес булмас.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG