Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә президент һәм парламентка сайлау билгеле булды


Франциядә президент сайлау 2012 елның 22 апрелендә узачак. Бу хакта хәзерге дәүләт башлыгы Николя Саркози вәкиле белдерде. Әгәр намзәтләрнең берсе дә 50% тавыш җыя алмаса, икенче тур 6 майда булачак.

Саркози тагын алдагы биш елга сайланырга җыена. Фикер белдерүләр, Социалистлар һәм үтә уңчыл Милли фронт фиркаләреннән намзәтләр Саркозига җитди көндәш булырга мөмкин дип белдерә.

Киләсе елның 10 һәм 17 июнендә ике тур белән Франция парламентына – Милли җыенга сайлаулар булачак.
XS
SM
MD
LG