Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федераллар: Татарстан президенты Русиягә хезмәт итәргә тиеш


Татарстанның хәзерге президенты Рөстәм Миңнеханов һәм беренче президент Миңтимер Шәймиев
Татарстанның хәзерге президенты Рөстәм Миңнеханов һәм беренче президент Миңтимер Шәймиев

Русия Югары мәхкәмәсенең Татарстан президентының вазифасына керешкән вакытта биргән антын канунсыз дип тапкан карары Казанда ризасызлык тудырды.


Билгеле булганча, “Татарстан республикасы президентының вазифаларын башкара башлавы” турындагы канун 1991нче елның 4нче июлендә кабул ителә. 1992нче елда әлеге канун рәсми рәвештә Татарстан Югары Шурасы нәшриятында басылып чыга.

Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев тә шул канун нигезендә ант бирә. Ә 2010нчы елның мартында бу антны Татарстанның хәзерге президенты Рөстәм Миңнеханов бирә, республика халкына тугрылыклы хезмәт итәргә, Русия һәм Татарстан конституцияләрен сакларга, җирле кануннарны үтәлешен тәэмин итәргә, Татарстан суверенитетын сакларга дип вәгъдә итә.

Тик Русия прокуратурасы әләге белән Татарстан Югары мәхкәмәсе бу канунда хилафлыклар таба. Хәзер инде моны Русия Югары мәхкәмәсе дә раслый.

"Русиядә юридик норма артында көч тора, ә Татарстанның көче әз"

Казаннарның Югары мәхкәмә карарларына карата фикерләре төрлечә. Әйтик, тарих фәннәре докторы, галим Дамир Исхаков бу карар белән Татарстан һәм Русия арасындагы мөнәсәбәтләр мәсьәләсе яңадан калкып чыга дип белдерә.

Дамир Исхаков
"Татарстанга тагын да чигенергә тәкъдим итәләр. Алай гына да түгел – боералар. Татарстан Югары мәхкәмәсе дә Русия юридик кырында хәрәкәт итеп, Мәскәүгә берничә формула биргән иде. Аны инде хәзер Мәскәү дә раслады. Монда хәтта Татарстан президентының анты да дөрес түгел дип табылды. Билгеле, монда кайбер проблемнар бар барын.

Мәхкәмә карарларында Татарстанның суверенитеты мәсьәләсе яңадан күтәрелә һәм Русия милләте дигән нәрсә дә яңадан калкып чыга. Чөнки Татарстан кануннары нигезендә республика президенты Татарстан халкына хезмәт итәргә тиеш. Ә монда бөтен Русия халкына хезмәт итәргә тәкъдим ителә.

Татарстан бу мәхкәмә карарларына каршы вәкаләтләр бүлешү турындагы канунга таянып, бераз хәрәкәт итеп карый ала. Чөнки вәкаләтләр бүлешү ягыннан безнең берникадәр мөстәкыйльлек бар әле. Ләкин ул юридик норма гына, ә Русиядә, билгеле булганча, юридик норма үзе генә берни түгел, аның артында көч-куәт торырга тиеш. Татарстанның көче булырмы-юкмы, бу – икенче мәсьәлә. Минем күзәтүләрем шул - хәзерге вакытта Татарстанның көче юк, шуңа күрә артка чигенәсе булыр", дип фаразлый Дамир Исхаков.

"Татарстан президенты Русия халкына хезмәт итсен өчен, аның Русия президенты булуы кирәк"

Татарстан Дәүләт шурасының элеккеге депутаты, күренекле җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин, Татарстан президенты үз республикасы халкына ант иткәндә берүк вакытта Русия өчен дә ант итә. Әгәр моны мәхкәмәләр алай дип кабул итми икән, димәк Татарстанны Русиянең субъекты дип танымыйлар, ди. Фәндәс Сафиуллин бу карарга карата башка фикерләр дә белдерә.

"Болар белән беррәттән, икенче вариант итеп, мәхкәмәләр субъект җитәкчеләренең Русиягә лояль булуларын күрсәтеп, ант итүләрен телиләр икән, димәк алар Татарстанны колония дип саный. Яисә басып алынган территория дип. Икесенең берсе. Кабатлап әйтәсем килә: бу карарга күрә, логика буенча, Русия прокуратурасы һәм мәхкәмә органнары Татарстанны Русия составында дип танымый.

Фәндәс Сафиуллин
Татарстан президентының Русия халкына ант итүе, минемчә, әле иртәрәк. Мәхкәмә карары үз көченә керсен өчен, алар йә Татарстанны Русиянеке түгел дип танырга тиеш. Яисә, Татарстанны яулап алынган колониаль территория дип танырга тиешләр.

Алар менә шушы ике юлның берсен генә сайлап алырга тиеш булалар, логика буенча. Моның өченче юлы да бар әле: Татарстан президентын Русиядәге 2012нче елгы президент сайлауларына кандидат итеп теркәргә дә, президент итеп сайлап куярга кала.

Ул вакытта инде прокуратура һәм мәхкәмә карарлары дөрес булып чыга", ди Татарстан Дәүләт шурасының элеккеге депутаты, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин.
XS
SM
MD
LG