Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Бингазида вәкиллек ача


Кэтрин Эштон
Кэтрин Эштон
Европа Берлеге Либия гыйсьянчылары терәге булган Бингази шәһәрендә вәкиллек ача. Бу хакта бүген Европа Берлегенең халыкара сәясәт вәкиле Кэтрин Эштон белдерде.

Эштон сүзләренчә, вәкиллек Мөәмәр Каддафи хакимиятенә каршы көрәшкән Милли күчеш шурасына һәм тыныч халыкка ярдәм итүне җиңеләйтәчәк.

Бүген күрүчеләр, НАТОның чираттагы һөҗүменнән ил башкаласы Триполида шартлаулар булды дип хәбәр итте.

Либия гыйсьянчылары, Каддафи гаскәрләре Мисураттан чыгарылды, алар һава аланы янындагы бистәдә чолганышта, дип белдерә.

Мисураттан көнбатышка таба булган Зарик шәһәре дә гыйсьянчылар кулында.
XS
SM
MD
LG