Accessibility links

Кайнар хәбәр

Львивтагы тәртипсезлектә милләтчеләр гаепләнә


Украина эчке эшләр министрлыгы 9 май көнне Львивта булган тәртипсезлекләр өчен биш җинаять эше кузгатылу турында хәбәр итте.

Министрлыкның җәмәгать иминлеге департаменты башлыгы Виктор Ратушняк, видеотасмаларга нигезләнеп, әлеге тәртипсезлекләрне Украина милләтчеләренең “Свобода” хәрәкәте оештырган, дип әйтә.

9 майда Львивта Җиңү көне уңаеннан үткән чарада советлар билгеләре кулланганга милләтчеләр белән урыс активистлары арасында бәрелешләр булган иде. Эчке эшләр министрлыгы 17 кешегә зыян килгән дип белдерә.
XS
SM
MD
LG