Accessibility links

Кайнар хәбәр

Афинада каршылык чарасында бәрелешләр булды


Афина урамнарындагы бәрелешләр 11 май 2011
Афина урамнарындагы бәрелешләр 11 май 2011
Афина үзәгендә протест белдереп чыкканнар һәм полиция арасында бәрелешләр булды.

Полиция үзләренә таш аткан яшьләр төркеменә каршы күз яшьләндергеч газ һәм тавыш чыгара торган гранаталар кулланды.

Греция хөкүмәте хуплаган катгый экономиягә каршылык белдереп меңнәрчә кеше протест йөрешендә катнашты.

Илдә 24 сәгатьлек эш ташлау дәвам итә. Анда дәүләт оешмалары, транспорт, мәктәпләр һәм хастаханәләр хезмәткәрләре катнаша.

Бу протест илгә Европа Берлеге һәм Халыкара валюта вакыфы комиссиясе килү уңаеннан үткәрелә. Комиссия илнең финанс хәлен тикшерәчәк.

Узган ел Грециягә Европа берлеге һәм Халыкара валюта вакыфыннан 158 миллиард доллар финанс ярдәме каралган иде. Комиссия чираттагы өлешен бирү мәсьәләсен хәл итәчәк.

Илдә дефолт булмасын өчен Грециягә өстәмә ярдәм дә кирәк булырга мөмкин дигән сүзләр әйтелә.
XS
SM
MD
LG