Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чабак тотарга да билет кирәк


2004 елның декабрендә кабул ителгән “Балык тоту һәм суның биологик ресурсларын саклау” канунына Русиянең Дәүләт думасы яңа төзәтмәләр кертте. Үзгәртелгән канунга күрә, балык промыселлары гына түгел, ә гади балык тотучылар да дәүләткә матди файда китерергә тиеш.


Лаеш районында елгалар диңгез кебек җәелеп ята. Ә инде Атабай авылын күпләр балыкчылар оҗмахы дип атый. Авылга кайту яки килү балык тотарга бару дип санала. Чулман белән Идел кушылган җирдә ничек балык булмасын инде! Авыл турында шундыйрак әйтем дә бар әле: “Атабай – балык давай”.

Иптәшем белән су буена төшеп кармакларны салып озак кына утыргач, ниһаять балык чиертте. Алмаз исемле дустыма терсәк буе кызылканат капса, минем үземне балык инспекциясе вәкиле каптырды. Иптәшем Алмаз 60-70 метр читтәрәк утыргач, инспектор башта минем янга тукталды.

Әле ярый чиләгем буш иде, юкса яз көне, балык уылдык чәчкән вакытта балык тоту тыелган икәнлеген онытып җибәргәнмен. Ләкин барыбер быелдан башлап, елга янына кармак тотып чыгу өчен билет алырга кирәк. Су буена төшсәң, тикшерү көт. Хәзергә качып посып елга буена баруга күнекмәгәннәр. Сакчылар үзләре дә шундыйрак хәлдә.

“Балык сакчысы” шактый кызмача, үзе аралашучан кеше булып чыкты: “Яр кырыеннан кармак белән балык ауларга рөхсәт, ләкин тотылган балык кеше башына 5 килограммнан артмаска тиеш”, диде ул.

Кая инде ярдагы камышлыктан ул кадәр балык тоту, көне буе утырып та 5-6 балык каптырып булмый. Хәзер бит балык уылдык чәчкән вакытта суны җибәреп алалар да, шул арада ул су китеп тә бара. Уылдыклар җир өстендә ятып кала, ә коры җирдә үсеп, тернәкләнеп китәргә Русия балыклары әлегә җайлашып бетә алмыйлар...

Интернеттан шуны белешкән идем – АКШның балык тотарга яратучылары үз бюджетларын 24-28 миллиард долларга баета. Бездә андый хыяллар юк-югын, шулай да...

Бу көннең балыклы хәлләре гамәли эш белән генә бетмәде, алда мине “теория” дә көтә иде әле... Кайтыр юлда очраган Әнисә апа: “Саматлар күренмәдеме, чыкмадылармы әле диңгездән?” дип сорады. Атабайларда “диңгездән чыгу” дип, балык бригадасының ятьмә карап чыгуын атыйлар”. Әлбәттә, бригада күренмәде, ә Алмаз белән без тиз генә тыкрыкка таба ычкындык.

Урам чатында җыелган агайлар билетлы балык тоту турында сүз куерта. Гаҗәп түгел: хәзерге вакытта Русиядә кимендә 25 миллион балык тотарга яратучы катлаулы хисләр кичерә. Менә сиңа мә, әңгәмәнең иң кызу вакытында бер кәрәкә балыгы белән мин дә кайтып кердем. Яшеренеп кенә “эләкмәде” дигән булып, тиз генә өйгә кереп, балыкны суыткычка атып, авыл халкының ни сөйләгәнен тыңларга чыгып утырдым.

Рафаиль абый ярсып-ярсып сөйләнә:

– Билетлы булсын әле: бөтен дөньясы белән монда тулдылар бит инде. Акчага калгач, бәлкем әзрәк кимерләр иде. Ни җәй, ни кыш көнне урамга чыгар хәл юк, балаларны таптап китәрләр дип куркып, өйдән дә чыгармыйм.

– Әйтмә дә, Рафаиль, дүрт кибетнең берсендә бер чират тормыйча әйбер дә алып булмый бит хәзер, чистый бастылар авылны...

– Әй, ул балыкны элек-электән кача-поса тота идек инде без. Рыбнадзор тотса – түләдек, хәзер дә шул ук булачак ул. Балыгын гына агулап бетерделәр.

– Шулай, Дамир, ул агулы судагы балыкны ашап, күпме кеше начар авырудан китеп бара бит әле. Кысалар инде, иртәгә һава суларга да билет алдырсалар, берсекөнгә яшәгән өчен дә түләргә туры килер. Әле әзме-күпме шул тоткан балыкны сатып, көнлек акча керә бит әле. Су буенда торып, балык тотарга рөхсәт ал имеш, адәм хурлыгы...

Кыскасы, әңгәмә озак барды, авылдашларның кайсы кая ярсып, бу канунга каршы чыкты, кайберләре хуплады, ә күбесе бары тик битарафлыкларын гына сиздерделәр.

Казан, Самар, Воронеж, Псков шәһәрләренең балык тотарга яратучылары канундагы үзгәрешләргә битараф калмады. Ризасызлык билгесе буларак оештырылган митинглар – шуның ачык мисалы.

Хәзер шимбә көн җиткәч, авылга кайту теләге дә кимеде инде. Төзәтмәләр кертелгән канун әле тулы көчтә эшләмәсә дә, ял итүнең мондый төреннән күңел читләшә башлады. Киләчәктә тагын нинди үзгәрешләргә дучар булачакбыз – билгесез, ләкин яңалыклар балыкларга гына кагылмаячагы көн кебек ачык.

Шунысын да әйтергә кирәк, бушлай балык тоту бәхетенә сугыш ветераннары һәм пенсионерлар гына ия дип әйтеп булмый. Башка балык җене кагылганнарга да мондый ташламалар каралган. Ләкин бер шарт белән: ярдан 50 метрга эчкәрәк керү тыела. Хәзергә әле елга ярында басып торырга рөхсәт.
XS
SM
MD
LG