Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:21

Чечня башкаласы Грозныйда 30 мең кеше сыйдырышлы заманча футбол стадионы ачыла. Республика башлыгы Рамзан Кадыйров әлеге стадион төзелешенә дә, аның тантаналы ачылышына да акчаларын кызганмады.

Элекке Чечня президенты Әхмәт Кадыйров 2004 елның 9 маенда Грозныйдагы “Динамо” стадионындагы теракт нәтиҗәсендә үлә.

Шуннан соң җиде ел да ике көн узгач аның улы хәзерге Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров атасы исеменә багышлап 280 миллион долларлык футбол стадионы ача.

Әмма “Әхмәт Кадыйров” исемендәге бу спорт комплекс улының атасына булган хөрмәт билгесе генә түгел. Бу шулай ук Чечняны халыкара дәрәҗәдә танытырга теләү дә.

Стадионның тантаналы ачылышы кичкә билгеләнгән. Футбол яратучылар аны түземсезлек белән көтә. Чөнки анда футбол дөнья йолдызлары киләчәк. Төньяк Кавказ җыелма уенчылар белән Диего Марадона, Луиш Фигу, Иван Саморано кебек дөнья футбол йолдызлары көч сынашачак.

Бу йолдызларга һәм гомумән стадион ачылышына күпме акча тотылганы билгеле түгел. Әмма аның төзелеше шактый кыйммәткә төште.

Яңа спорт комплекста ике күнегү кыры, бассейн, теннис, бокс һәм көрәш мәйданнары каралган. Кадыйров республикадагы футбол үсеше өчен миллионнарча доллар акчалар кертте. Ул Грозныйның “Терек” такымы остазы итеп танылган һолландлы Рууд Гуллитны чакырды.

Мартта Бразилия уенчылары булып киткән иде

Төньяк Кавказ җыелмасы танылган футбол йолдызлары белән беренче генә уйнамый. Әле 8 март көнне генә Чечняда Бразилиядән танылган футболчылар булып киткән иде. Алар Чечня хөкүмәте вәкилләре белән ярышты. Ул чакта чечен ягы такымның капитаны булып Рамзан Кадыйров үзе торды. Һәм Кадыйров такымының данлыклы футболчыларга 4-6 белән оттыруы бәлкем гаҗәп тә түгелдер.

8 мартта Кадыйров такымы Бразилиянең футбол йолдызлары белән уйнаган иде
Бразилия уенчыларның берсе соңрак аларга Чечня ягына карата бик йомшак уйнарга кушылуын әйтте. Ул Грозныйга баруына бик үкенүен сөйләде һәм Грозныйда булганчыга кадәр Кадыйровның кеше хокукларын бозуы турында белмәвен искәртте.

Чечня башлыгын инде күптән полицияне контрольдә тотуын, сугыштан соң кешеләрне урлау һәм җәзалауларда гаеплиләр. Ләкин Кадыйров үзе 15 ел инде республикада тотрыклык урнашу кыяфәтен чыгара.

Стадионда пенсионерларга да эш чыккан

Чечня нефтькә бай төбәк. Әмма Кадыйровның юмартлыгы нигездә Русия хөкүмәте биргән акчаларга бәйле. Федераль үзәк ел саен республикага 2,2 миллиард доллар акча бүлә. Ләкин Чечняның гади халкы күпчелектә әлеге акчадан файда күрми. Рәсми мәгълүматларга караганда, халыкның яртысына якыны эшсез. Моннан тыш, Кадыйров кешеләрне бушка эшләтә.

Мисал өчен шул ук стадионны җыештыру өчен йөзләрчә кешене эшкә чыгарганнар, мәктәп укучылары исә шуның өчен сабакларын калдырырга мәҗбүр булган. Спорт комлексны чистарту өчен совет заманындагы кебек “өмәләр” кулланылган.

Бер мәктәп директоры исә стадионга эшкә чыгу өчен укытучыларга басым ясарга мәҗбүр булган.

“Үзегез сайлагыз, без анда бармый булдыра алмыйбыз. Бу сәяси мәсьәлә. Әгәр бармасак, нәрсә булачагын барыбыз да яхшы белә. Шуңа күрә әйдәгез бу мәсьәләгә нокта куйыйк. Барлык мәктәпләр инде эшкә бара. Берсекөнгә без барачакбыз”, дигән ул.

Директор яңа стадион эшләренә төрле авыллардагы халыкның, шул исәптән пенсионерларның да җәлеп ителүен әйтә. Хәтта Грозныйдан 150 чакрым ераклыкта яшәүчеләр дә килергә мәҗбүр булган. Аларның күбесе транспорт һәм ашау мәсьәләсен үзе хәл иткән.

Стадионның тантаналы ачылышына исә мәктәп укучылары, студентлар һәм эшчеләр чакырылган. Бу нигездә 30 мең кеше сыйдырышлы стадионны тутыру өчен эшләнгән. Рамзан Кадыйров исә әлеге стадион Русиядә 2018 елда узачак футбол дөнья чемпионатында да кулланылыр дигән өметен белдерде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG