Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Әл-Каидә”нең соңгы террор гамәлләрен бин Ладен оештырган


Осама бин Ладенның шәхси видеосыннан алынган сүрәт
Осама бин Ладенның шәхси видеосыннан алынган сүрәт
Осама бин Ладен “Әл-Каидә” оештырган соңгы бөтен террор гамәлләрен дә әзерләгән. Бу хакта бин Ладенның көндәлеге һәм электрон документлары дәлилли. Бу әйберләрне Кушма Штатлар махсус хезмәте Пакстанның Абботтабад шәһәрендә 2 майга каршы төндә бин Ладен юк ителгәндә ул яшәгән резиденциядә кулга төшергән.

Исемен белдерергә теләмәгән Кушма Штатлар рәсмиләре Associated Pressка әйтүенчә, “Әл-Каидә” башлыгы Лос-Анжелес һәм АКШның башка эре шәһәрләренә күләмле һөҗүмнәр оештырырга кирәк дип санаган. Осама бин Ладен үзенең рәсми юлламаларын флешкага язып җибәрә торган булган.

АКШ махсус хезмәте кулга төшкән документларны өйрәнүне дәвам итә. Үзәк күзләү идарәсе вәкилләре, бин Ладен җәсәде фотолары АКШ Конгрессының дүрт комитеты әгъзаларына күрсәтеләчәк, дип белдерә.
XS
SM
MD
LG