Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:22

Оренбурдан 60 чакрым тирәсе ераклыкта урнашкан Сакмар районы Үрге Чебенле авылы халкы Җиңү көнен Советлар Берлеге каһарманы Хәниф Фәйзуллин һәйкәле янында билгеләп үтте.

Тантана Хәниф Фәйзуллин һәйкәленә чәчәкләр кую белән башланып китте. Каеннар арасында урнашкан әлеге һәйкәл янындагы диварда сугыштан кире әйләнеп кайтмаган авылдашларының исемлеге язылган. Беренче булып алар рухына дога укылды.

Авыл-мәктәп, район җитәкчеләренең Җиңү көне белән котлауларыннан соң бәйрәм тантанасы мәктәптә дәвам итте.

Тарихчы Рәшит Искәндәров (сулда) һәм каһарман Хәниф Фәйзуллинның туганы Фәрих Рәхмәтуллин
Соңгы вакытта Сакмар районының ике татар авылы мәктәбе дә үзара үткәргән эшләрендә зур теләк белән катнаша. Үрге Чебенле укучылары узган атнада Татар Каргалы мәктәбендә оештырылган татар җыры бәйгесендә осталыкларын күрсәтсә, бу юлы Каргалы балалары үз концерт програмы белән ветераннарны котларга килде.

Бу көнне мәктәп музеена керүчеләр ешрак Икенче дөнья сугышына багышланган экспозиция янында тукталды. Пыяла астындагы киштәләрдә авылдашларының орден- медальләреннән тыш, совет һәм немец сугышчыларының каскаларын да күрергә була иде. Музей мөдире Гөлфия Заһидуллина: “Бездә сугыш белән бәйле кыйммәтле экспонатлар күп, барысы да музей залларына сыеп бетмәде. Шуңа күрә алар музейга кую өчен үз чиратларын көтә”, дип сөйләде.

Әлеге музейны күп еллар барышында мәктәп мөдире булып эшләүче, тарихчы Рәшит Искәндәров улы Әнвәр белән төзи.

Рәшит Искәндәров шулай ук Оренбур төбәгенең татар авыллары тарихын өйрәнүче буларак та билгеле. Укучыларга ул “Нижние и Верхние Чебеньки”, “Сеитов Посад”, “Наши корни”, “Оренбургские татары” һәм күпсанлы язмалар авторы буларак таныш.

Мәктәп музее экспонатлары
1974 елда мәктәп алдындагы каен бакчасында авылдашлары Советлар Берлеге каһарманы Хәниф Фәйзуллинга һәйкәл куюда да Рәшит Искәндәровның өлеше зур. Җиңү бәйрәмендә каһарманның икетуган энесе дә катнашты. Фәрих Сөнгатулла улы Рәхмәтуллин Казакъстаннан килгән:
“Абыема һәйкәл куйганда аның әнисе исән иде әле.Соңгы елларда Минъямал апа Ташкент шәһәрендә яшәде. Хәзер инде Үрге Чебенле авылында якын туганнарыннан беркем дә юк”, диде ул.

Икенче дөнья сугышында күрсәткән батырлыклары өчен 235 оренбурлы Советлар Берлеге каһарманы исеменә лаек була. Ә Сакмар районы каһарманы - бердәнбер татар кешесе Хәниф Фәйзуллин.

XS
SM
MD
LG