Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дубай Казанны якын итә


Миңнеханов Гарәп Әмирлекләре вәкиле белән сөйләшә
Миңнеханов Гарәп Әмирлекләре вәкиле белән сөйләшә

Бу көннәрдә Рөстәм Миңнеханов Дубай шәһәрендә ел саен уздырыла торган “Annual Investment Meeting-2011” инвестиция форумында катнашып кайтты. Бу җыелышта Дубайда Татарстанның тулы вәкаләтле вәкилчелеген ачу да карарлаштырылган.


Елдан-ел күбрәк илнең игътибарын җәлеп итә барган әлеге форумда быел утызга якын илдән бер меңнән артык вәкил катнашкан. Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең тышкы сәүдә министры Лубна бинт Әл-Касыйми сүзләренчә, бу форум анда катнашучы илләргә үзләре хакында сөйләргә, элемтәләрне җайга салырга, уртак инвестиция проектларында катнашу өчен башка илләр белән хезмәттәшлек итәргә мөмкинлекләр бирә.

“Күбрәк аралашу Татарстанны дөньяга таныта”

Югары мәхкәмәләрнең Татарстан президентының антына кагылышлы карарлары ачыкланган вакытта Рөстәм Миңнеханов Гарәп Әмирлекләренең тышкы сәүдә министры белән очрашулар үткәрде. Очрашу барышында Миңнеханов Әл-Касыймигә Татарстанның сәүдә-икътисади мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирде, республиканың әлеге ил белән хезмәттәшлек итәргә теләвен җиткерде.

Очрашу кысаларында “AIM-2011” Инвестиция форумы белән Ислам бизнесы һәм финансларының халыкара саммитын оештыру комитетлары арасында багланышлар урнаштыру Меморандумына кул куелды.

Билгеле булганча, быел июнь аенда Казанда Ислам бизнесы һәм финанслары III Халыкара саммиты оештырыла. Миңнеханов Әл-Касыймине әлеге саммитта катнашырга да чакырды.

Татарстан президенты форум ачылышыннан соң журналистларның сорауларына да җавап бирде. Аның сүзләренчә, республиканың башка илләрдә дә танылуы өчен барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланырга, проектлар белән алмашырга, туры элемтәләр урнаштырырга, күбрәк аралашырга кирәк.

Дубайда Татарстан вәкилчелеге ачылачак

Аралашу дигәннән, киләчәктә ике ил арасындагы сәүдә-икътисади хезмәттәшлекләрне тагын да арттыру өчен, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә Татарстаның тулы вәкаләтле вәкилчелеге дә ачылачак.

Бу карар Рөстәм Миңнеханов белән Дубай Инвестиция агентлыгы генераль директоры Фәһад Әл-Гергавинең очрашуыннан соң билгеле булды.

Яңа структураның төп максаты – Татарстанның сәүдә-икътисадый мәнфәгатьләрен бары тик Гарәп Әмирлекләрендә генә түгел, барлык Фарсы култыгы илләрендә дә тәкъдим итү, дип белдерде президент киңәшчесе Искәндәр Мөфлиханов.

Казаннан Дубайга туры очкыч сәфәрләре булачак

Әлеге очрашу барышында шулай ук Дубай белән Казан арасында туры очкыч сәфәрләрен башлату мәсьәләсе дә тикшерелде. Әл-Гергави бу хакта сөйләшүләр алып барырга хәзер икәнен дә әйтте. Әмма очкыч сәфәрләренең кайчан башланачагы турында әлегә төгәл мәгълүмат бирелми.

Гарәпләр Казанда зур сәүдә үзәге төземәкче


Рөстәм Миңнеханов форум кысаларында “Дубаи Перл” ширкәте җитәкчеләре белән дә очрашты. Яклар Казанда замана таләпләренә җавап бирердәй халыкара күргәзмә-сәүдә үзәген проектлау, консультацияләү һәм төзүдә хезмәттәшлек итү турында сөйләште.

Якынча 5 гектарлык мәйданда төзелүе планлаштырылган әлеге үзәк “Казан-2” аэропорты янында урнашыр дип көтелә. Казанда төзеләчәк бу үзәккә нигез итеп Дөнья Сәүдә Үзәге (WTC) проектыннан файдалану күздә тотыла. Мондый үзәкләр дөньяның төрле илләрендә уңышлы эшләп килә.
XS
SM
MD
LG