Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә бензин бәясе бер атнада 1,3%ка арткан


Русиядә 4 майдан алып 10 майга кадәр машиналарга салына торган бензин бәясе 1,3%ка арткан. Бу хакта Федераль статистика хезмәте белдерә.

Русиядә бензин март ахырыннан бирле күтәрелүен дәвам итә. 26 апрельдән 3 майга кадәр вакыт эчендә быелның башка атналары белән чагыштырганда иң югары күрсәткечкә - 2,8%ка күтәрелгән иде.
XS
SM
MD
LG