Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:04

12 май көнне Чаллы дәүләт педагогия институтында “Татар әдәбияты һәм Гамил Афзал” дип аталган темага Русиякүләм фәнни-гамәли конференция булып үтте. Ул халык язучысы, Тукай бүләге иясе Гамил Афзалның 90 еллык юбилее уңаеннан уздырылды.


Чаллыдагы милли-мәдәни мирас фондының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, бу чарада Казан һәм Чаллы галимнәре, язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, Актаныш, Мөслим, Менделеевски, Чистай, Аксубай, Баулы, Норлат районнарыннан татар теле укытучылары, студентлар катнашкан.

Гамил Афзал иҗаты турында төп нотыкларны Казан федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы Тәлгать Галиуллин (“Г.Афзал һәм XX гасыр татар әдәбияты”), Чаллы педагогия университетының филология факультеты деканы, филология фәннәре кандидаты Илзирә Гилаева (“Г.Афзал шигырьләрендә иҗтимагый фикер хәрәкәте”), Чаллы шәһәреннән язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова (“Г.Афзал иҗатында сөрген темасы”), Чаллыдан язучы, филология фәннәре кандидаты Фәкил Сафин (“Г.Афзал иҗатында рух мәсьәләсе”), Казан федераль университеты доценты, филология фәннәре кандидаты Рифә Харрасова (“Шигърияттә милли-сәнгати кыйммәтләр: Г.Афзалның соңгы еллар иҗаты”), КФУ доценты, педагогия фәннәре кандидаты Өлфәт Закирҗанов (“Мин матурлык эзлим гомергә: Г.Афзалның иҗат сәхифәләре”), Казаннан Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Зөфәр Мөхәммәтшин (“Г.Афзал сатира-юморында заман проблемасы”), Чаллыдан язучылар Мансур Сафин, Әлфия Ситдыйкова һәм башкалар ясаган.

Соңыннан конференция үзенең эшен секцияләрдә дәвам иткән. Анда, нигездә, укытучылар һәм студентлар чыгыш ясаган, шулай ук Башкортстан, Таулы Алтай республикалары галимнәренең чыгышлары тыңланган.

Конференциядә шулай ук Чаллы педагогия институты ректоры, педагогия фәннәре кандидаты Фәйрүзә Мостафина катнашып чыгыш ясаган.

Конференция ахырында кабул ителгән махсус резолюциядә, “Татарстанның Тукай бүләге лауреаты, халык шагыйре Гамил Афзалның тууына 90 ел тулуга багышланган Русиякүләм фәнни-гамәли конференция шагыйрь иҗатын яңача өйрәнүгә этәргеч бирәчәк”, дигән сүзләр бар. Шулай ук бу җыен җәмәгатьчелеккә түбәндәгеләрне җиткерүне кирәк дип таба:

  • Гамил Афзалның тормыш юлын, иҗатын гыйльми өйрәнүне, фәнни тикшерүне тирәнәйтергә, аның архивын өйрәнеп, системага салырга, яңа әсәрләреннән җыентыклар төзеп бастырып чыгарырга;
  • Югары уку йортларында һәм урта мәктәпләрдә Афзал иҗатын өйрәнүне көчәйтергә. Мәктәп укучылары өчен яңа программалар төзегәндә, аның иҗатыннан иң матур үрнәкләрне тәкъдим итәргә;
  • Югары уку йортларында Г.Афзал иҗатын махсус курслар итеп өйрәнүне оештырырга;
  • Г.Афзалның әсәрләрен рус һәм башка телләргә тәрҗемә итеп, шагыйрьне дөнья күләмендә таныту өлкәсендә эшчәнлек алып барырга;
  • Конференция материалларын аерым җыентык итеп бастырып чыгарырга.

Авыр тормыш юлы үткән, балачактан ата-анасы белән сөргенгә сөрелгән, анда алган авыруларыннан гомерлек гарип булып калган, әмма рухы сынмаган, туган халкына мәхәббәте сүнмәгән, гомер буе милләтенә тугры хезмәт иткән, үзеннән соң зур мирас калдырган Гамил Афзал шигъриятенә, аның туры сүзенә бүген дә ихтыяҗ барлыгын бу фәнни конференция ачык күрсәтте, дип хәбәр итә Чаллыдагы милли-мәдәни мирас фондының матбугат үзәге.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG