Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иван Демьянюк биш елга хөкем ителде


Иван Демьянюк Мүнеһ мәхкәмәсендә
Иван Демьянюк Мүнеһ мәхкәмәсендә
Мүнһен мәхкәмәсе бүген Иван Демьянюкны Собибор концлагерендә тоткыннарны үтерүдә гаепләп биш ел төрмәгә хөкем итте. Мәхкәмә чыгышы белән Украинадан булган элекке сугыш әсире Демьянюкны үз теләге белән лагерьда сакчы булып эшләвен җинаять дәлиле дип таныды.

Демьянюкка 91 яшь. Ул сугыштан соң АКШта яшәгән. Әмма соңыннан аннан американ ватандашлыгы алына. Демьянюкны яклау аның Собиборда эшләвен белдергән документлар төп нөсхә түгеллегенә шикләнеп гаепсез дип таный.

Сугыш вакытында Польшадагы Собиборда 28 меңләп тоткын үтерелә.
XS
SM
MD
LG