Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия хакимиятенең халыкны вәхшиләрчә бастыруы көчәя


Сүриядәге Дәръа шәһәре
Сүриядәге Дәръа шәһәре

11 май көнне Сүриядә халык күтәрелешләрен бастырганда кимендә 19 кеше үтерелде, йөзләрчә кеше кулга алынды. Бу хәлләргә халыкара җәмәгатьчелектә дә ризасызлык арта.

Сүрия президенты Бәшәр Әсад гаскәрләре Хомс һәм Һарра шәһәрендәге гади халык яшәгән йортларны утка тотты. Төркия чигеннән ерак булмаган Алеппо шәһәрендә иминлек көчләре хакимияткә каршылык белдереп чыккан 2000 студентны куып таратты.

Сүрия хокук яклаучылары быелның языннан гарәп дөньясында халык күтәрелешләре башланганнан бирле әле беркайда да бу кадәр вәхшиләрчә көч кулланып бастырулар булганы юк иде, дип белдерә.

Хомстан иминлек көчләре өйдән-өйгә йөргән

Сүриядәге Камышлы шәһәрендә халык күтәрелешләре
Сүриянең хәзерге җитәкчелегенә каршылык күрсәтеп урамнарга чыккан халыкны куып тарату өчен хөкүмәт гаскәрләре танклар кулланды. Хомста хәтта тыныч халык яшәгән бистәләргә дә танклардан ут ачтылар. Хомс зурлыгы белән Сүриядә өченче шәһәр, ул илнең үзәгендә Лүбнән (Ливан) чигенә ерак булмаган җирдә урнашкан. Соңгы көннәрдә анда хөкүмәткә каршы күтәрелешләр көчәйде.

Хомста яшәүчеләр әйтүенчә, кара киемдәге иминлек көчләр хәрбиләре һәм полиция хезмәткәрләре кулларына исемлек тотып протест чараларында катнашучыларны кулга алу өчен өйдән-өйгә йөргән.

Хәлеб шәһәрендә студентлар кулга алына

11 майда шулай ук илдә зурлыгы белән икенче булган Хәлеб (Алеппо) шәһәрендә дә ике меңләп студент каршылык чарасына чыккан иде. Бәшәр Әсад гаскәрләре аларны да көч кулланып куып таратты. Бүген Хәлеб шәһәрендә хакимияткә ризасызлык күрсәткән студентларны да кулга алулар башланды.

Сүриядәге кеше хокуклары торышын күзәтүче Лондон оешмасы вәкиле Рами Абдул Рахман, бүген дә армия Урта диңгез яры буена урнашкан Баниас шәһәрендә протест белдерүчеләрнең башлыкларын кулга алуларны дәвам итә, дип белдерә.

Әсад ягы террорчыларга каршы көрәшүен әйтә

Бәшәр Әсад (у) энесе Маһир белән
Бәшәр Әсад хөкүмәте исә үз ягыннан бастыруларны таный, әмма максатлары сугышчан исламчыларны тоткарлау дип әйтә. Янәсе, Сүрия иминлек көчләре “коралланган террорчы җинаять оешмасы” күтәрелешләренә генә каршы булып чыга.

Сүрия армиясе 11 майда Хомс һәм Дәръа шәһәрләрендә булган бәрелешләр вакытында үзенең ике хәрбие үтерелде һәм тугыз хәрби яраланды, дип белдерә.

Хокук яклаучылар март уртасыннан башланган протест чараларында 600дән артык кеше үлгәнлеген һәм кимендә 8000 кеше кулга алынганлыгын әйтә. Протест белдерүчеләр ирекле сайлаулар, сәяси тоткыннарны чыгаруны һәм конституциягә үзгәрешләр кертүне таләп итә. Болар тормышка аша калганда Әсадның хакимияттәге Баас фиркасе йогынтысын югалтачак.

Хакимият БМО вәкилләрен Сүриягә кертми

Пан Ги Мун
Халыкара җәмәгатьчелектә дә Сүрия хакимиятен гаепләү арта. Чәршәмбе кичендә Женевада БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун Әсәд халыкның реформалар һәм ирек таләп итүенә колак салырга тиеш, дип белдерде. Пан Ги Мун Шәм-Шәрифне “демонстрантларга каршы каты көч кулланудан һәм күпләп кулга алулардан” баш тартырга чакырды.

“Күптән түгел генә көч кулланулар нәтиҗәсендә зыян килгән Дәръа һәм башка шәһәрләрдәге вазгыятьне бәйсез һәм гадел рәвештә бәяләп, аларга күпме һуманитар ярдәм кирәген ачыклар өчен, БМОның анда барырга теләвенә Сүрия хакимияте басым ясый”, диде Пан Ги Мун.

Сүриягә чикләүләр артырга мөмкин

Кэтрин Эштон
Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Кэтрин Эштон бүген, Европа Берлеге Сүриягә һәм Әсадка каршы чикләүләрне киңәйтү мөмкинлеген калдырды, дип белдерде.

10 май көнне Европа Берлеге Сүрияне кеше хокукларына караган халыкара йөкләмәләрне тупас бозуда гаепләп хакимияттәге 13 кешегә карата чикләүләр керткән иде. Алар арасында Әсадның энесе дә бар. Европа Берлеге әнә шул юл белән көч куллануны туктатуны таләп итә. Чикләүләр әлеге 13 кешенең банк хисапларын туңдыру, илгә корал кертүне тыюны да үз эченә ала.

12 май көнне Эштон Австрия радиосына биргән әңгәмәсендә Сүрия президенты Бәшәр Әсад чикләүләр исемлегендә булмаса да, Европа Берлегенең тышкы эшләр министрлары әле бу мәсьәләгә кайтачак һәм бу атна азагында Франциянең әлеге кара исемлеккә президентны да кертергә кирәк дигән тәкъдимен караячак, дип әйтте.

Әсад гамәлләре Каддафиныкы кебек

2005 елда илдән качып китәргә мәҗбүр булган Сүриянең элекке вице-президенты Габдел-Хәлим Хәддам Reutersга Әсадның чәршәмбе көнне кешеләрне үлемгә дучар итеп куып таратуын “Мөәмәр Каддафи кылган гамәлләр кебек” дип атады.

Бәшәр Әсад гаскәрләре Дәръа шәһәрендә
“Ниндидер бер вакытта әлеге хәлләргә читтән катнашу да кирәк булырга мөмкин. Хакимиятнең үз халкын үтерүе кануни була алмый. Чынлыкта алар үз халкының дошманнары булып тора һәм халык абруен казана алмаячаклар. Халык теләге - нинди юллар белән генә булса да алардан котылу”, диде Габдел-Хәлим Хәддам.

Хәддам шулай ук Сүриядә үлүчеләр саны “һич ахыргача ачыкланып бетми” дип әйтә. Соңгы җиде атна эчендә 2 меңнән артык кеше үтерелде ди. Шулай ук йөзләрчә кешенең кайда булуы билгесез. Хәддам аларның күбесен хөкүмәт гаскәрләре үтергән дип саный.

Тыныч кешеләр күмәкләп җәзалана

Марк Тонер
Кушма Штатлар Дәүләт департаменты Сүриядә халыкны бастыруны “вәхшиләрчә” дип атады. Матбугат вәкиле Марк Тонер, Сүрия хакимияте “тыныч демонстрантларга каршы көч куллануын арттыра”, “башбаштакланып кулга алулар, яраланганнарга медицина хезмәте күрсәтмәү һәм кулга алынганнарны кешелексез шартларда тоту”ны “гаепсез тыныч кешеләрне күмәк рәвештә җәзалау булып тора”, дип әйтә.

Тонер шулай ук, “игътибарын турыдан-туры бастырудан халыкның кануни өметләрен аклауга күчерергә” Сүриянең вакыты юк, ди.

Белгечләр әйтүенчә, Кушма Штатлар президенты Барак Обама хакимияте Бәшәр Әсад режимына каршы катгый чаралар күрергә чакырырга ашыкмый, чөнки Сүрия инкыйлабы Якын Көнчыгышның бер өлешендә зур буталчыкларга китереп, Лүбнәнгә, Иранга, Израилгә дә йогынтысы булырга мөмкин дип хәвефләнә.
XS
SM
MD
LG